Казан дәүләт технология университетының IV курс студентлары Альберт белән Фаил шул кадәр акча бирерләр дип башларына да китерми. Чөнки бу хәл көтмәгәндә була.
Студент егетләр икесе дә технология университетының (КГТУ) механика факультетында белем ала, 2011 елның апрель аенда укытучыларының тәкъдиме белән Русиякүләм вакуум технологияләренә багышланган конференциядә катнашалар. Әлеге вакыйгадан соң ярты ел вакыт үткән. Яңа ел алдыннан фәнни активлык өчен дип аларның һәркайсына университет 50 мең сум акча биргән.
Фаил белдергәнчә, студентлар әлеге акчалар турында сөйләшергә өлгермичә кышкы каникулга киткән. Укулар башлануга бу турыда сүз булыр әле ди, ул.
20 яшьлек Альберт Сәгыйтов исә бу хәлгә нормаль карый, сәер яки сәяси хәл күрми.
“Узган ел апрель аенда вакуум технологияләренә багышланган фәнни конференция булды. Бу чара Казанда ике елга бер үтә, шулай ук ул Мәскәүдә дә уза. Без Фаил белән спиральле насос турында сөйләдек.
Майсыз эшли торган вакуумлы насос, бик яхшы әйбер. Чөнки күпчелек насослар май чыгара һәм ул сыеклык азык-төлеккә эләгә, ә бу андый түгел”, ди Альберт ярты ел элек узган җыенны искә төшереп.
“Декабрь аенда фән белән шөгыльләнгән өчен миңа һәм Фаилгә 50 мең сум премия бирделәр. Соңыннан белдем, Яңа ел бүләге буларак фәнни активлык күрсәткән башка студентларга да 50 мең сум акча күчергәннәр”, ди студент егет. Аның моңа кадәр андый премияләр алганы булмаган һәм гомумән андый күләмдә акча алучыларны белми. Университетта стипендия 1200 сум, иң югарысы өч мең икән.
Университет премия бирергә каян акча алган соң?
“Фондларда акча булган, шулардан биргәннәр дип ишеттек”, диде Альберт. 50 мең сумны ул банкка салып куйган, машина алырга тели.
Фаил исә районнан килгән егет, ул акчаны фатир түләүләренә тотмакчы.
Казан дәүләт технология университеты хезмәткәре студентларга 50 мең сум премия бирелүен раслады, акчаларның Русия хөкүмәтеннән килүен әйтте.
Казан федераль университетының да кайбер студентларына ноябрь-декабрь айларында Русия хөкүмәте өстәмә 30 мең сум стипендия түләгән.