Шагыйрә, журналист, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева вафат булган. Анда деменция иде, соңгы елларда ул Минзәлә картлар йортында яшәде.
"Мәрхүмә соңгы елларын Минзәлә картлар йортында үткәрде. Аны анда бик әйбәт карадылар... Якташлары, авылдашлары аны гел зурлап торды. Даими рәвештә картлар йортына барып хәлен белеп тордылар, туган авылы уртасында әурлап монумент ачтылар, авылга керә торган юлда, шагыйрәнең туган авылы икәне язылган стела куелды, узган ел туган көненә шигырьләр җыентыгы дөнья күрде" дип язды аның якташы Инзилә Әхмәтгәрәева.
Шагыйрәне үзенең үтенече белән 7 гыйнварда Минзәләдә җирләячәкләр.
Салисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туган. 1958 елда Алабуга китапханә техникумын (1958), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1968) тәмамлый.
1962 елдан бирле Сәлисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. 1980 елдан Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор буларак хезмәт куя.
Салисә Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: завод цехларында, культура сарайларында, өлкә районнарында әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радио тапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша.
1963 елда Чиләбе шәһәрендә М. Җәлил исемендәге өлкә татар-башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
1991 елда Салисә Гәрәева Казанга кайта. Биредә ул иҗади һәм журналистлык эшчәнлеген дәвам иттерә. "Татарстан хәбәрләре" газетасында, 1995-2003 елларда "Мәдәни җомга" газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
"Уралым" (1979), "Тау сукмагы" (1988), "Офыклар" (1991), "Йолдыз яңгырлары" 92006) китаплары авторы. 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Форум