26 июнь иртәсендә Кырым каласы Акмәчетнең (Симферополь) үзәк мәйданында киңлеге 12 метр, озынлыгы 20 метр зурлыгында милли байрак урнаштырылды. Кырымның төрле шәһәрләреннән кырымтатар яшьләре байраклар куелган машиналарда автойөреш башлады.
17.00 сәгатьтә бу машиналар Акмәчет үзәк мәйданына килеп аны берничә тапкыр урап чыкты. Мәйданда аларны байрак төсендәге футболкалар кигән, кулларына байраклар тоткан кырымтатар яшьләре каршылады.
Милли байрак көнен оештыруда берничә кырымтатар яшьләр үзәге катнашты. Оештыручыларның берсе Айдар Аджимамбетов Азатлыкка әйтүенчә, быелгы бәйрәм кысаларында “Динем. Телем. Ватаным” исемле Беренче халыкара аудио-видео фестиваль нәтиҗәләре игълан ителечәк. Бу фестивальдә үзешчән һәм профессионаллар, төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала.
Быел бәйрәмне үзәк мәйданда үткәрергә рөхсәт ителгән. Узган ел мондый рөхсәт юк иде һәм бәйрәм Тренев исемендәге паркта узган иде.
Бәйрәмнең максаты нәрсәдә дигән сорауга Аджимамбетов: “Бу бәйрәм халкыбызның милли горурлыгын уята, безнең үз Ватаныбызның хуҗалары булганын күрсәтә, сөргенгә дучар булган ата-бабаларыбыз исән чакта яшьләрнең милли дәүләтчелекне торгызырга әзер булганын күрсеннәр”, диде.
Мәйданда милли уенчыклар, балчыктан ясалган савыт-саба, милли байраклар, байрак төсендә футболкалар ярминкәсе дә оештырылган иде. Кичке сәгать 18.00дә кырымтатар артистлары катнашында концерт башланды.
26 июнь көнен Милли байрак бәйрәме дип Кырымтатар халкы корылтае игълан иткән иде. Кырымтатарлары сөргеннән кайта башлаганнан соң беренче Корылтай 1991 елда нәкъ менә 26 июнь көнне узган иде. Байрак көне Кырымда 2010 елдан бирле уздырыла.