18 сентябрьдә язучы, драматург, шагыйрь Галимҗан Гыйлманов “Азатлык” татар яшьләре оештырган “Фикер” клубында очрашуда кунакта булды. Очрашу Казанның татар иҗтимагый үзәге бинасында узды, анда 25ләп кеше катнашты.
Галимҗан Гыйлманов сүзләренчә, бу очрашуга ул теләп килгән. “Фикер” клубына килүчеләргә язучы Татарстанның мәдәният министрлыгына үзгәреш, яңарыш кирәклеген әйтте. “Министрлык кадрлар кытлыгы кичерә, эш алымын үзгәртү, яңа караш кирәк”, диде ул.
Ул шулай ук яшьләрнең татар киносы, җыр сәнгате, әдәби тормыш, республика президентының эшчәнлегенә бәйле сорауларына җавап бирде.
“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, “Фикер” клубы инде өч елдан артык эшли, бу вакыт эчендә 150дән артык кичә узган. Аларга кунакка Рафаэль Хәкимов, Индус Таһиров, Разил Вәлиев, Шамил Закиров кебек шәхесләр килгән.
Алдагы атналарда да алар татар халкының күренекле шәхесләре белән очрашулар уздырмакчы.