Татарстанда агрофирмада эшләүче алты кешенең үлеменә китергән янгыннан соң, "Мир" агрофирмасына нигез салучыны һәм аның баш мөдирен тоткарлаганнар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Татарстан басмалары хәбәр итте.
"Мир" ширкәтенә Елена Собина нигез салган, ул Удмуртия авыл хуҗалыгының элекке министры Николай Собин кызы булуын әйткән.
Якындагы көннәрдә тоткарланучыларга чикләү чарасы сайлаячаклар.
24 декабрьгә каршы төндә Татарстанның Алабуга районы Малореченски бистәсендәге терлекчелек комплексының эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен каралган йортта янгын чыккан иде. Бу вакытта өй эчендә 39 кеше булган. Шулар арасыннан 33 эшче бинадан үзе чыгып китә алган. Янгын сүндерүчеләр алты ир-ат мәетен тапкан.
Алты кеше үлеменнән соң Татарстан тикшерү комитеты җинаять эшләре ачылуын хәбәр итте. Бу эшләр "саксызлык белән үлемгә китерү" (Русия Җинаять кодексының 109нчы маддәсе), "гамьсезлек" (Русия Җинаять кодексының 293нче маддәсе), "канунсыз миграция оештыру" (Русия Җинаять кодексының 322.1нче маддәсе), "иминлек таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтү" (Русия Җинаять кодексының 238нче маддәсе) маддәләре нигезендә ачылган.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, агач баракта яшәүчеләрнең бөтенесе дә Үзбәкстан ватандашлары булган.
Бу хәлдән соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика агрофермаларының эшчеләрее вакытлыча яшәтү өчен кулланыла торган барлык биналарны тикшерергә кушты.
- Былтыр җәй Татарстанның Зәй районында нефть продуктлары резервуары шартлап ике кеше һәлак булган иде.
- 2021 елда Сарман районы Зур Нөркәй авылында урнашкан "Татарстанның кече нефть ширкәтләре" оешмасының ачык мәйданчыгында сынау вакытында шартлау булган иде. Ике эшче табиблар килгәнче үк үлде. Бер эшче каты тән җәрәхәтләре алды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум