Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Иске Таш мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланган


Иске Таш мәчете
Иске Таш мәчете

Төзекләндерү 4 ел дәвам итте.

Казанда Иске Таш мәчетен тергезү эшләре тәмамланган. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Мәчетнең манарасы, түбәсе, бинаның тышкы өлеше реставрацияләнгән. Мәчеттәге эчке инженер системнарын капиталь төзекләндерү, агач һәм тимер баскычлар яңадан ясалган, интерьерларын торгызылган.

Дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, мәчетнең нигезен һәм диварларын да ныгытканнар.

Хәзерге вакытта мәчет янындагы җирләрне төзекләндерү мәсьәләсе карала диелә.

Иске Таш мәчетен төзекләндерү эше 2021 елда башланды. Ул 140 миллион сумга төшәчәк диелде. Мәчет имамы Надир Шәйморатов сүзләренчә, бу эш кузгалып китсен өчен төрле инстанцияләргә йөзләгән хатлар юлланган.

2023 елда мәчет янында Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышкан татарларның каберен эзли башлаганнар иде. Иске таш мәчете имам-хатыйбы Надир Шәйморатов Каюм Насыйри хезмәтләрендә Иске Таш мәчете Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып ятып калган 10 мең мөселман җирләнгән урында төзелүе әйтелүен белдерде.

Шулай ук мәчет янында мәдрәсә төзеләчәге турында хәбәр ителгән иде.

Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа бистәдә урнашкан. Риваятьләргә күрә, мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты нигезендә реконструкция үтә. Мәчет 1930нчы елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет буларак кулланыла башлый.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG