Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым парламентында беренче тапкыр кырымтатар теле яңгырады


Рифат Чубаров Кырым парламентында чыгыш ясый. 26 сентябрь 2012
Рифат Чубаров Кырым парламентында чыгыш ясый. 26 сентябрь 2012
26 сентябрьдә Кырым парламентында “Кырым” дәүләт телекомпаниясенә яңа җитәкче раслау мәсьәләсе каралды. Әлеге утырышта кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Рифат Чубаров беренче тапкыр кырымтатарча чыгыш ясады.

Кырым парламенты утырышларында кырымтатар телендә чыгыш ясарга җыенганын Рифат Чубаров алдан кисәтеп куйган иде. 15 августта тел сәясәтенә багышланган утырышта ул “алга таба мин үз чыгышларымны һәр өч телдә (кырымтатар, украин, рус телләрендә) ясарга телим, бу минем хокукым, башка депутатлар да аңласын өчен тәрҗемәчеләрне алдан әзерләп куегыз”, дип кисәткән иде.

Чубаровның үтенечен искә алып Кырым парламенты рәисе 26 сентябрь утырышына профессиональ тылмач чакырган. Ләкин видеодан күренгәнчә, тәрҗемәченең әзерлеге тиешле дәрәҗәдә булмаган, Чубаров үзенең фикерләрен украин телендә кабатларга мәҗбүр булган.



Чубаров үзенең чыгышында “Кырым” дәүләт телевидениесендә кырымтатар телендәге тапшыруларның тәүлегенә нибары 26 минут булуын, Кырымдагы халыклар нисбәтен искә алганда, кырымтатар тапшыруларының атнасына 21 сәгать булырга тиешлеген әйткән.

"Бүген Кырым парламенты мөнбәреннән беренче тапкыр кырымтатар теле яңгырады, – дип хәбәр итте үзенең Facebook битендә Рифат әфәнде. – Кайбер депутатлар шаккатты, ләкин гомумән алганда нормаль кабул иттеләр."

Рифат Чубаров киләсе утырышларда да үз чыгышларын ана телендә ясарга җыена.

Узган атна кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев Украинада кабул ителгән тел сәясәте турындагы канун уңаеннан “бу канунга бәйсез рәвештә кырымтатар теле Кырымда рәсми тел статусына ия булырга тиеш, без бу ярымутрауда җирле халык” дигән белдерү ясады.

Белешмә. "Тел сәясәте нигезләре турында" дип аталган шушы елның 10 августында көченә кергән канунда Украина төбәкләрендә халыкның 10 проценттан артыгын тәшкил иткән халыкларның теленә региональ тел статусын бирү каралган. Кырымдагы халыкның 13 процентын тәшкил иткән кыырмтатарлары моңа гына канәгәть түгел, җирле халык буларак алар рәсми тел статусын таләп итә.
XS
SM
MD
LG