Гөлсинә Әхмәрова, “Татар дөньясы” газеты баш мөхәррире, Омски:
– Иң беренче чиратта конгресс татар телен, туган телне саклауга күбрәк көч куйсын иде. Телнең өй теленә генә әйләнеп калу куркынычы бар. Хәзерге вакытта, бүгенге көн шартларында ул шул хәлгә калып бара да инде. Мәктәпләрдә тел укытылмый, авылларда укытыла дигән очракта да, күпчелегендә факультатив рәвештә генә укытыла. Хәзерге яңа федераль дәүләт стандартлары буенча яңадан беренче сыйныфларга әлифба кертелде, әмма бу гына аз, укыту сәгатьләре бик чикләнгән. Шулай булгач, барыбер туган телебез ташландык хәлдә, онытыла бара. Бу – иң зур проблемнарның берсе. Конгресс шуны чишүдә барлык көчен куярга тиеш дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең Омски өлкәсенең Илчебага авылында мәктәп ябылды. Шундый очракларда Конгресс хөкүмәт алдында бу сорауларны куеп, мондый зур проблемны чишү юлларын эзләсен иде дигән теләгем минем.
Фнүн Мирзаянов, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, Ижау:
– Конгресста сүз бирсәләр мин өч проблемны күтәрер идем. Беренчесе – Татарстаннан читтән яшәгән татарлар өчен Казан тапшыруларын радио аша җиткерү өчен федераль күләмдә мөмкинлек ачу. Моны тормышка ашыру өчен татарлар тупланып яшәгән һәр төбәктә хәбәрчеләр пунктлары оештыру. Шул вакытта безнең татар дөньясының тарихи Ватаны Татарстан, аның башкаласы Казан белән багланышы көчле булыр дип исәплибез.
Икенчесе – Бөтендөнья татар конгрессы идарә утырышын даими рәвештә төбәкләрдә үткәрүне гамәлгә кертергә. Шул вакытта бөтен җәмәгатьчелекне җыеп, аларны берләштерү максатында бик яхшы булыр иде.
Өченчесе – мәктәпләр мәсьәләсе. Мәктәпләрнең реестрын алып, татар балаларын туган телендә укыту мөмкинлекләрен ачу. Методик ярдәм оештыру өчен аларны Татарстан мәгариф министрлыгына турыдан-туры беркетергә. Ике республика арасында төзелгән хезмәттәшлек килешүенә нигезләнеп, бу эшне җанландырып җибәрергә. Әлегә бу элемтә формаль рәвештә бара. Шулай ук әлеге килешү нигезендә Казан федераль университетында, башка югары һәм урта белем бирүче уку йортларында чит төбәкләр өчен системалы рәвештә кадрлар әзерләүне күз уңында тоту. Белем алып алар кире үз төбәкләренә җибәрүне һәм урыннарда эш белән тәэмин итүне бергәләп хәл итәргә кирәк.
– Дөньяда тарихи гаделсезлекләргә дучар ителгән халыклар, дәүләтләр булган. XX гасырда андый халыклар, дәүләтләренең күпчелеге башка дәүләтләрнең тискәре йогынтысыннан котылып, бәйсез дәүләтләр булып яши башладылар. Озак еллар бәйсезлек өчен көрәшкән Фәләстин халкы да ниһаять бәйсезлек алды, без аларны зур тарихи җиңүләре белән котлыйбыз! Иншаллаһ, без татарлар да азат булырбыз!
Каталония, Ирландия, Квебек халыклары да референдум үткәреп үз теләкләренә ирешерләр. Америка континентының төп җирле халкы (индеецлар) Америка гражданлыгыннан баш тартып, үзләренең тарихи җирләрен кире кайтаруны таләп итәләр, үзләренең бәйсез дәүләтләрен төзүне максат итеп куялар.
Инде хәзер ”халыклар төрмәсе” дигән яманаты чыккан Русия империясенә тукталыйк. 1552 елны Явыз Иван башкисәрләре, үтерергә, көчләргә, әби-бабаларыбызның җәннәтәгедәй җирләрен басып алырга килгәнче, татар халкы һәм урыс халкы сан буенча 5әр миллион булган.
Бүгенгесе көндә безнең татар халкы шул ук 5 миллион чамасы, ә урыс халкы 100 миллионнан артып киткән. Сәбәпләренә килгәндә, коллыкта, хокуксыз, гаделсез шартларда яшәвенең нәтиҗәсе бу. Икенче төрле итеп әйткәндә 460 елга сузылган геноцид нәтиҗәсе.
Бүгенгесе көндә дә яшәешебез бердә мактанырлык түгел. Республикабызга, уку – укыту системасына басым елдан – ел көчәя бара. Хәтта тиран Сталин заманнарында да уку – укыту системасында татарча укытуларга чикләүләр кертелмәде. Динебезгә, мөселманнарга һөҗүмнәрне, террорчылыкта, экстремизмда гаепләп йөзләгән яшь мөселманнарны бер гаепсезгә себергә төрмәләргә озатуларны да геноцидның дәвамы диеп кенә атарга була.
Безнең халык халыклар төрмәсенә үз теләге белән кермәде, җирләребез вәхшиләрчә басып алынды, халкыбызның яшәеше тоташ мәхшәргә әйләнде. Гомумән озын сүзнең кыскасы шул, әгәр дә без милләт булып, мөселманнар булып исән калырга телибез икән, безгә кичекмәстән үзебезнең тарихи гаделсезлекләр заманында югалткан дәүләтчелегебезне торгызып, бәйсез дәүләт булып яшәргә кирәк.
Бөтендөнья Татар Конгрессы делегатлары, безгә инде референдум үткәреп торасы юк. 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум үз көчендә. Татарстан халкының 64,1%ы без халыкара хокук субъекты булырга риза диеп тавыш бирде. Без татарлар, берничә миллион халыкның ышанычын акларга тиешбез!
Татар дәүләт тоткан бөек халык, бәйсез дәүләттә яшәргә аның тулы хохукы бар, XXI гасырда кешелек җәмгыяте коллыктан тулысынча азат булыр иншаллаһ!
Безне аптыратканы шул, ни өчен Татар Конгрессында милли хәрәкәт вәкилләре юк диярлек, әллә делегатларга квотаны Мәскәү кремле бирәме?
Бу мөрәҗәгать 3 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы шәһәре бүлеге җыелышында бертавыштан хупланды.
Роза Фәрдиева, хокук яклаучы, Казан:
– Мин озак еллар дәвамында “Маяк” комбинатыннан золым күргән Татар Караболагы, Мөслим, Мусакай татар авылларына барып йөрим. Караболакта быел тугызынчы зират ачылган. Кешеләребез, татарларыбыз үлә. Соңгы көннәрен сызланып, язмышлары өчен сыкранып җан асраган милләттәшләребез аяныч хәлдә. Мөслим авылы халкын тулаем алдадылар, авылларын бер чакрым ераклыкка күчереп утыртып, юка диварлы йортлар төзеп биреп, ярык тагарак алдында калдырдылар. Өйләре салкын, түшәмнәре, идәннәре күгәргән. Мәскәү алар өчен күчергән акчаны урындагы түрәләр үз кесәләренә салып, ашап бетерделәр.
Татар Караболагында да күпләр нурланыш алган дигән статус ала алмый, димәк, аларга бернинди дә компенсация юк. Газ юк, утын ягып интегәләр, су пычрак. Түрәләр килә, тыңлый һәм берни эшләми. Мин киләм андый очрашуларга, түрәләр бу бәхетсез татарлар артында Татарстан тора, алар аны яклый дигән фикер туа, ләкин чынында республика Татар Караболагы, Мөслим авылларында яшәүче милләттәшләргә нәрсә эшли? Ничә еллар буе алар тере татар җырчысын да күргән юк бит! Кайчан Татарстан аларга ярдәм итәр өчен реаль чаралар күрсәтәчәк?!
Татарның тормышы җыр, бию, Сабан туеннан гына тормый бит. Кызганычка каршы, бездә нурланыш алып, иза чиккән татарлар проблемасы да бар! Безнең бурыч – аларга булышу! Мин аңлыйм, бай, көчле татар төбәкләре белән дә эшләргә кирәк, безнең милләт йөзебез алар! Ләкин Татар Караболагы, Мөслим авылларында да татарлар яши ләбаса! Бер тапкыр да зур җыеннарга аларның килгәне юк, алар бервакытта да мөнбәрдән сүзен әйтә алмады. “Ярдәм итегез Аллаһ хакына!” дип зар елаган татарлар матур купшы зал форматына сыймый шул, проблемалы татарлар беркемгә дә кирәкми.
Татар Караболагы белән Мөслим авылларында яшәүче татарларга “Кайтыгыз Татарстанга” дисәләр, бүген үк җыенып кайтачаклар. Ярдәм итик шул татарларга! Сабан туйларга, төрле купшы җыеннарга акчаны сарыф иткәнче шушы бәхетсез милләттәшләребезне Татарстан авылларына кайтарып урнаштырып, саваплы эшне ил белән башкарыйк!