Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс мөнбәреннән нәрсә әйтер идегез?

6-9 декабрьдә Казанда Дөнья татар конгрессының V корылтае уза. Биш елга бер үткәрелә торган җыенга төрле төбәкләрдән 800дән артык делегат җыела. Быелгы корылтай Русиядә милли азчылыкларга, шул исәптән, татарга, аның теленә, мәгарифенә арта барган басым чорына туры килде. Азатлыкта барган фикер алышулардан күренгәнчә, әлеге шартларда татар дөньясы корылтайдан җитди сөйләшү, милләтне саклау вә үстерү юнәлешендә коры өндәүләрдән битәр конкрет гамәлләр көтә. Конгресс җитәкчеләре җыенда татар халкын саклау турында концепция --> http://www.azatliq.org/content/article/24771944.html кабул итәчәген белдерде. Әмма бу документ җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителмәде. Шуны искә алып без Азатлык сәхифәсендә корылтайга кадәр фикер алышу өчен "виртуаль мөнбәр" ачарга булдык һәм сезне фикерләшүгә чакырабыз. Фикерегезне хат белән --> mailto:azatliq@rferl.org?subject=%D0%9A%D0%BE%D0%BD%D0%B3%D1%80%D0%B5%D1%81%D1%81%20%D0%BC%D3%A9%D0%BD%D0%B1%D3%99%D1%80%D0%B5%D0%BD%D3%99 , йә безнең форумда әйтә аласыз. Конгресс харитасы [кайсы төбәкләрдән кемнәр килә] https://maps.google.com/maps/ms?ie=UTF8&hl=en&oe=UTF8&msa=0&msid=217152640847090102287.0004ce9b8c8e0efd4e5fe&t=m&ll=55.178868,42.011719&spn=35.646982,112.5&z=3&output=embed View V Татар Конгрессы --> https://maps.google.com/maps/ms?ie=UTF8&hl=en&oe=UTF8&msa=0&msid=217152640847090102287.0004ce9b8c8e0efd4e5fe&t=m&ll=55.178868,42.011719&spn=35.646982,112.5&z=3&source=embed in a larger map


Нурулла Гариф, галим, Тарих институты хезмәткәре, Казан:

– Әгәр мөмкинлегем булса, читтәге татарларга булышырга кирәк дияр идем! Аларга бер татар китабы кулларына керсә дә күңелләре була. Татарстаннан читтә мең мәктәп бардыр инде, бигрәк тә мәктәпләренә, яшьләренә, милли җанлы эшмәкәрләренә булышырга кирәк дияр идем. Мөнбәргә чыгып, “Татарлар, туган ягыгызга кайтыгыз!” дип чакырыр идем. Татарстан хөкүмәтенә кайтырга теләүче акыл ияләренә, яшьләренә туган якка торырга, яшәргә мөмкин кадәр шартлар тудырырга кирәк дияр идем. Күпме буш авыл, әле бушап җитмәгәннәрендә күпме буш йорт, җирләр ята бит! Шулар турында хәбәр, мәгълүмат җибәрер идем. Кайтканнарына ссуда бирер идем. Ул авылларда хәзер чегәннәрдән башлап кемнәр генә урнашмый, ә татарлар юк. Татарларны Татарстан тирәсенә тупларга, бүген монда тормыш көтүчеләр өчен, гөрләтеп яшәр өчен юкка чымаслык шартлар тудырырга кирәк. Һәм моны тиз эшләргә кирәк!

Конгресс вакытында Тарих институтына Татарстаннан читтә яшәүче авылларының тарихын, андагы кешеләрнең шәҗәрәләрен төзетеп, безнең гасырлар аша исән калган бербөтен милләт икәнен күрсәтер идем.

Рифкат Хуҗин, татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Самар:

– Заман үзгәрә, алгы сафка сәясәт чыга. Русия буйлап милләтләргә каршы яу башланды. Бу очракта да атакага татарлар ыргытылырга тиеш. Калган милләтләр татар арбасына гына утыручылар. Русиянең төп канунын үзгәртергә теләүчеләр, милли мәгарифне юкка чыгаручылар көчәйгәннән-көчәя бара. Конгресста бик көчле юристлар төркеме эшләргә тиеш. Милләтләргә каршы, динебез исламга каршы чыгучыларның фикерләрен туплап анализларга һәм һәр милли оешмага юнәлтергә кирәк. Үз чиратында, төбәкләрдәге милли оешмалар да үз позицияләрен белгертеп Конгресска мәгълүмат җибәрергә тиешләр. Әлбәттә, төбәкләр канәгатьсезлекләрен белдереп язган хатларын Русия президенты аппаратына, хөкүмәт даирәләренә, Татарстан җитәкчеләренә, төбәк депутатларына да җибәрергә тиешләр.

Дамир Шәйхетдин, милли хәрәкәт активисты, Чаллы:

– Безгә гамәл кылу вакыты җитте. Татарларга иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген активлаштырырга, милли бәйсезлеккә ирешү юлында заманча алымнар белән бергә халыкара кануннар нигезендә көрәш алып барырга кирәк дип оран салыр идем.

Татарстан белән чит илләр арасында сәяси килешүләр практикасы дәвам итәргә, әлеге килешүләрне икътисади һәм мәдәни багланышлар белән үстерергә кирәк дип әйтер идем түрәләргә. Шулай ук, аларга эшләнмәгән эшләрен искә төшереп, бергәләп ни рәвешле татар яшьләре өчен татар телендә югары белем бирү үзәген оештыру турында фикерләшергә кирәк дияр идем.

Татарстан хөкүмәтеннән татар телендә мультипликацион, нәфис фильмнар төшерүче студиясен ачарга вакыт, акча кызганмаска дип чакырыр идем.

Татарстан яшьләренә йорт-хуҗалык булдыру өчен бушлай җир бүлеп бирү турында Татарстан республикасын үз канунын кабул итүгә өндәр идем.

Конгресс мөнбәреннән дөньяның төрле почмакларыннан килгән милләттәшләремә карап, кайда гына яшәсәк тә, бүгенге көндә кечкенә булган дәүләтебез – Татарстанны, аның республика статусын, президент атамасын сакларга, якларга чакырыр идем.

Рафаэль Мөхәммәтдинов, галим, Тарих институты, Казан:

– Конгресс мөнбәреннән дәүләтчелегебез зәгыйфь булганда, шәхесләребез, гаиләләребез көчле булырга тиеш, ә шәхес, аның тамыры, нигезе нык булганда гына, көчле була ала дип әйтер идем. Нык тамыр исә, ул – милли идеология. Идеологиябез татарчылыктан, исламчылыктан һәм заманчалыктан тора. Һәр татар кешесе бу идеологияне белеп кенә түгел, ә аны тормышка ашырган очракта гына үз күңеле белән аһәңлектә яшәячәк, күңел тынычлыгын табачак, өзгәләнмәс. Аның бәхете шунда булыр. Һәр татар бу идеология белән коралланып, бөтен милләт бер ноктага бәрергә тиеш. Бүтән әллә нинди "искитмәле" теорияләр уйлап чыгарасы юк. Хәзерге вакытта татарга укмашу һәм гамәл җитми. Тагын да гадирәк әйткәндә, бу идеология нигезендә халкыбызга капитал туплау, интеллект үстерү, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, катнаш никахларны бетерү, балалар үрчетү, мәхәлләләрдә һәм төрле типтагы җыеннар-кланнарда укмашу, татарча сөйләшү. Боларны башкарыр өчен бернинди дә фәлсәфи әзерлек кирәкми, теләк һәм ихтыяр көче генә кирәк. Җәмгыятьтә дә, һәр кешенең татарлыгы, аның бу принципларны ничек үтәлгәненә карап, бәяләнергә тиеш. Сакланып калуда татарның төп коралы – кеше факторының сыйфаты булыр, дип уйлыйм. Теорияләр белән бүтән баш ватып утырмыйк, эшлик, иптәшләр!

Рәис Кәримов, Татар иҗтимагый үзәгенең элекке җитәкчесе, конгресс кунагы, Богырыслан:

– Корылтайлар җәй көннәрендә уза. Быелгысы декабрь башында булуы бик урынлы, чөнки интенсив рәвештә милләтләргә каршы яңа кануннар чыгып ятканда җәйне көтеп булмый. 1917 һәм 1991 елларда шома калыпка утырттылар, өченчесе инде һәлакәткә китерәчәк. Сабан туйларыннан, җыр-биюдән кала, конгресска халык белән эшләүне дин вәкилләрен дә кушып, вазгыятьне аңлатырга кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, Русиядәге милли сәясәтне Татарстан белән Башкортстан гына ерып чыга алмаячак. Милли конгресслар халык исеменнән, милли республика җитәкчеләре бергәләп эш иткәндә генә нәтиҗәгә ирешеп булачак. Булмый икән, милләтләр һәм хөкүмәт арасында киеренкелек барлыкка килү куркынычы бар.

Сәрвәрдин Туктаров, татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Хабаровски:

– Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан президенты һәм хөкүмәте белән беррәттән татар милләтен саклаучы, милли мәдәниятне һәм гомумән дөньядагы барлык татарларны үстерүче көч булып тора. Ерак Көнчыгышта яшәүче милләттәшләребезгә татар конгрессының нәтиҗәле һәм егәрле итеп эшләве бик кирәк. Ләкин бу мәсьәләдә безнең теләк-мәнфәгатьләребез үтәлми – БТК Башкарма комитетында безнең вәкилләребез юк. Төрле төбәкләргә багышланган бүлекләр ачылган көчле интернет-порталыбыз юк. Андый мөмкинлекләр булса, без ерактан торып, араларны якынайтып, видеоконференцияләр үткәрер идек.

2012 елның җәендә Владивостокта федераль Сабан туе үтте. Анда бөтен Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның вәкилләре катнашты. Алар арасында милли хәрәкәт активистлары, көрәшчеләр, башка төр спорт бәйгеләрендә һәм мәдәни чараларда чыгыш ясарга сәләтле кардәшләр дә бар иде. Ләкин бүләкләнүчеләр исемлегенә Приморье краенда яшәүчеләр генә кертелде. Ә бит 9 төбәктә яшәгән Ерак Көнчыгыш татарларының барлык вәкилләренә игътибар иткәндә, татарларның Тын океан буенда күмәкләп җыелуы акланыр иде.

Татар конгрессы кысаларында үзешчән сәнгать, милли тарихны һәм туган телне өйрәнү програмнарын гамәлгә кую, моңа ярдәм чараларын күрү бик дөрес булыр иде дип әйтер идем.

Вәкил Шәйхетдинов, Башкортстанның атказанган рәссамы, Уфа:

– Мин үзем авылдан чыккан кеше. Байтак еллар шәһәрдә яшим. Шуннан чыгып әйтә алам, татар теле фәкать авылда гына яхшы саклана килә. Ә шәһәр җирендә тел югала. Татар һәм башкорт театрларына да өлкән яшьтәге кешеләр генә йөри. Менә балалар өчен оештырылучы Яңа ел бәйрәмнәрен генә мисал итеп китерә алам. Уфа “Нур” татар театрында да Кыш бабай бәйрәмен хәзер урыс теленә тәрҗемә итеп кенә үткәрәләр. Чөнки ана телебезне аңлаучы балалар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә дә телебезне саклау – төп бурыч булып кала.

Конгрессның эше киң алып барылырга тиеш. Аның эше Уфа, Казан яисә башка зур шәһәрләрдә генә түгел, ә төпкел авылларда, ерак төбәкләрдә дә алып барылсын, халык белсен иде аны. Әле исә күп җирләрдә конгрессның нәрсә икәнен дә белмәүчеләр күп.

Аннан менә мәчетләр белән эшләү кирәклеген дә әйтәсем килә. Соңгы елларда мәчетләр күп төзелә. Бик әйбәт бу күренеш. Әмма аларның күбесе ачыла да, аларга йозак эленә. Йозак эленмәгәннәрендә төпле эш алып барылмый. Гыйлемле имамнар әзерләү шарт. Яхшы гаиләләрдән балаларны да, өлкәнрәк кешеләрне дә укытып кайтару кирәк. Бу да конгресс игътибарыннан читтә калмасын иде.

Ниндидер концепция әзерләнә икән, аны бит башка төбәкләрдәге вәкилләр дә белергә, күрергә һәм аңа үз тәкъдимнәрен өстәргә тиеш. Казаннан торып кына чит төбәкләрдәге проблемнарны белеп бетереп булмый. Бергә уйлап эшләнгән концепция киләчәк эшчәнлек өчен яхшы нигез булыр иде, югыйсә. Иң мөһиме анда кабул ителгән карарларның үтәлүе, җыелып килгән проблемнарның чишелүе. Кабул ителгән концепция, эш програмы кәгазьдә генә торып калмасын иде.


Наилә Потеева-Фатыйхова, "Сөембикә" оешмасы җитәкчесе, Әстерхан:

– Конгресстан зур эш көтәм. Тамаша карау, үзеңне күрсәтү – бу эш түгел. Бу конгресс милләт язмышын хәл итәрлек булырга тиеш. Хәзер инде урам җыеннары чоры да түгел. Русия конституциясендә һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы диелгән. Шуңа таянып, бу мәсьәләне бездә хәл итеп булмаса, мәйданга чыгып, халыкара җәмәгатьчелекнең күзен ачарга кирәк. XXI гасырда яшибез бит. Татарның асыл кызлары, егетләре, хокук белгечләре бар бит. Әйдәгез, кулга-кул тотынып, матур итеп, сугышмыйча, талашмыйча үз телебезне, киләчәгебезне саклап калыйк. Монда инде безнең конгресс иң алдан барырга тиеш. 1552 елда бабаларыбыз дәүләтне югалтты. Телсез милләт була алмый. Телне югалтсак, дәүләтебез тагын китәчәк. Әгәр конгресс тел, дәүләтчелек буенча кануннарга җирлек тудырмый, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итми икән, аның поты бер тиен булыр, алай булмасын иде. Шуңа мин әлегә конгресска зур өметләр баглыйм, анда милләтнең кыл өстендә булуын аңлауларына ышанычым бетмәде. Әйе, җырладык, биедек, сикердек. Хәзерге вазгыятьтә нинди хәлгә калуыбызны аңларга да тиешбез. Бу фикерләрне корылтай мөнбәреннән әйтергә ирек булырмы, белмим. Ләкин төрле юллар белән нинди каршылыклар алдында калуыбызны милләткә җиткерергә кирәк. Милли хәрәкәт җитәкчеләре аның юлларын табарга тиешләр.

дәвам

XS
SM
MD
LG