Конференция Татарстан һәм Украина гимннары белән башланды. Хисап чыгышлар белән “Идел” ассоциациясе рәисе Илмир Темиргалиев, “Идел”нең президиум рәисе Рабис Атнагулов, ревизия комиссиясе рәисе Тимур Шәймарданов чыгыш ясады.
“Идел” ассоциациясе рәисе Илмир Темиргалиев сүзен Казанда узган V дөнья татар конгрессыннан башлады. Ул конгрессның бүлеге Киевта ачылачагын хәбәр итте, Татарстанда алып барылган эшләр, халыкның тормыш дәрәҗәсе Кырымныкына караганда югарырак булганын, Татарстан Мәскәүдән төрле проектларга ничек акча алганын сөйләде.
Ул “Идел” ассоциациясе үткәргән чаралар хакында да сөйләп, кырымтатарлары да безгә ярдәм итәләр. Безнең халыклар төрле яктан бик якын, безнең уртак ханнарыбыз булган, уртак телебез, динебез һәм тарихыбыз бар диде.
Ревизия комиссиясе рәисе Тимур Шәймарданов, “Идел”нең төрле чараларына 157 мең гривня (якынча 20 мең доллар) сарыф ителгәне, моннан 73 мең гривня иганәчеләр - татар эшкуарлары акчалары, диде. Иң күп акча Сабантуйларга сарыф ителгәнен дә сөйләде.
Конференциядә Ялтаның “Акчура” татар үзәге җитәкчесе Рәйсә Шәрипова, Акъярдан Җәмил Хисаметдинов чыгыш ясадылар. Рәйсә ханым Ялтада уздырылган “Акчура”ның 15 еллыгы хакында сөйләде, Җәмил әфәнде татар җыелышларына яшьләр әз йөргәненә зарланды. Ул, кайбер вакытта татарлар татар үзәген үлем килгәч эзли башлыйлар, төнлә шалтыратып мәрхүмне ничек җирләргә дигән мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорыйлар. Ә сез бу вакытка хәтле кайда идегез, ни өчен татар җыелышларына йөрмәдегез дип сорагач, без курыктык диләр, дип сөйләде Җәмил әфәнде. Ул Акъярда 2800 татар яшәгәнен, инде 15 ел шәһәр радиосында айга бер тапкыр татар тапшырулары барганын, бу еллар дәвамында 176 тапшыру эшләнгәнен дә әйтте.
Конференциядә башка чыгышлар да булды. Фикер алмашудан соң делегатлар ачык тавыш биреп Илмир Темиргалиевны кабат “Идел”нең рәисе, Рабис Атнагуловны президиум рәисе итеп сайладылар. Мәгариф һәм дин комиссияләре эшли башлаячак диелде.
Делегатлар алдында Ялтадан килгән үзешчән татар җырчылары да чыгыш ясады.
Шуны да әйтергә кирәк: конференциядә Акмәчет-Казан арасында кардәшлек хакында килешү буенча ике-өч ел элек башланган эшне дәвам итәргә, бу эшне Кырым югары Радасы депутаты Рөстәм Темиргалиевка алып бару тәкъдим ителәчәге килешенде.
Кырымда һәм Татарстанда ике республиканың мәдәният көннәрен уздырырга, Акмәчеттә Тукайга, Казанда Исмәгыйль Гаспринскийга һәйкәл куярга дигән тәкъдимнәр дә ясалды.