Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШтагы Русия дипломатлары Кузьминның үги әтисе белән очрашкан


АКШтагы Русия дипломатлары Русиядән асрамага алынган һәм Америкада вафат булган өч яшьлек Максим Кузьминның үги әтисе белән очрашты. Бу хакта «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Малайның әтисе һәм Техас хакимияте вәкилләре белән илчелекнең өлкән дипломаты һәм консуллыктагы хезмәткәр очрашкан. Дипломатлар әлеге фаҗиганың Эктор бүлгесе хакимияте тарафыннан тикшерелүенә инанган. Хәзер алар тикшерүчеләрдән тулы мәгълүмат көтә.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары өчен җаваплы Павел Астахов Техас штатындагы ананың асрамага алган Максимны 21 гыйнвар көнне кыйнап үтерүен язды. Шулай ук Астахов мәгълүматларына караганда, малайга озак вакыт дәвамында психикасына тәэсир итә торган дарулар биргәннәр.

Максим Кузьмин асрамага Печерский балалар йортыннан алынган. Нәкъ шул балалар йортыннан 2008 елны Дима Яковлев да асрамага алынып, соңрак АКШта үлгән иде. АКШ ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю кануны да аның исеме белән аталды.
XS
SM
MD
LG