Accessibility links

Болгарда музейлы елга вокзалы ачылды


Изге Болгар җыены
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00

Изге Болгар җыены үтте

25 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1124 ел тулу көне билгеләнде. Бу уңайдан анда Болгар цивилизациясе музее урнашкан елга вокзалын ачу тантанасы үтте.

Изге Болгар җыенына туры китерелгән елга вокзалын ачу чарасына Татарстан җитәкчелеге Русия һәм Татарстанның дин әһелләре белән бергәләп килде. Аларны бина янына җыелган җирле халык белән район башлыклары, төзелешкә өлеш кертүчеләр һәм башкалар каршылады.

Миңнехановның һәр адымында кесә телефонын алып фотога төшерүе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Соңрак аның бу рәсемнәрне Твиттер һәм Инстаграм челтәрләре аша теркәлүчеләренә җиткерүе аңлашылды.

Әмма бу фотолар арасында елга вокзалының татар телендә берничә хата белән язылган элмә такта фотосы күренмәде. Өч телдә язылган элмә тактаның татарчасы болай дип башланып китә:

"БОЛГАР ЦИВИЛИЗАЦИЯ МУЗЕЕ урнашкан ЕЛГА ВОЗАЛЫ"

Хата белән язылган элмә тактасы
Хата белән язылган элмә тактасы
Елга вокзалы һәм аның эчендә урнашкан Болгар цивилизациясе музееның ачылышы кыска чыгышлар белән тәмамлангач, Болгарга килгән барча халык катнашында Истәлек билгесе янында Изге Болгар җыенының рәсми ачылышы үтте. Явып үткән кыска вакытлы яңгырга карамастан халык таралмады, яңгырны яхшыга юрады.

Җыен ачылышыннан соң күпләр Кече манара янына мөфти Тәлгать Таҗетдин оештырган "Тәүбә мөрасиме" чарасына ашыкты. Хәйран озак барган чарада катнашучылар чын күңелдән тәүбә итте.

Җыен Җәмигъ мәчете хәрабәләре янында оештырылган өйлә намазын уку белән тәмамланды. Хан мәчете дип тә йөртелгән бу урында гадәттәгечә мөфти Тәлгать Таҗетдин укыган намазда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Миңнехановның Твиттер битендә урнаштырылган сурәтләрнең берсе:
XS
SM
MD
LG