Алексей тимераякларын алып килгән иде. Журналистлар сораулар белән “газаплагач”, алай да мастер-классын үткәрде. Бозлавык кечкенә, кеше күп иде. Алексей тренер һәм фигуралы шуучы буларак бөтен мөмкинлекләрен дә күрсәтә алмаса да, һәркем күренекле спортчы белән аралашудан канәгать калды.
--Рәйсә Сафиуллаһ
#kazan2013 Универсиаданың беренче "татар" алтыны - Камил Ибраһимов (фехтование). Медальне ана Шәймиев үзе такты pic.twitter.com/qiDhrGUalk
— ildar gabidullin (@gabidulli) July 8, 2013
#kazan2013 ярлыгы (hashtag) кичә Твиттерның иң күп кулланылган "кайнар унлыгы"нда беренче иде.
— guilfanr (@guilfanr) July 7, 2013
Фехтование: Шәймиев саблист Ибраһимов муенына алтын медаль такты. Итальян спортчысы белән көрәш 15:10 хисабы белән тәмамланды #kazan2013
— ildar gabidullin (@gabidulli) July 7, 2013
Игенчеләр сарае каршында бу минутларда Cirque du Soleil тамашасы бара, халык күп,һаман килә тора, тикшереп кертү алдында чиратлар #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 7, 2013
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев олигарх Алишер Усманов белән фехтование ярышын карарга килде #kazan2013
— ildar gabidullin (@gabidulli) July 7, 2013
#Казан урамнарында полициянең күп булуы аңлашыла, анысы Русиядә җитәрлек. Ә менә шул хәтле автобусны каян җыеп бетергәннәр? #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 7, 2013