Алексей тимераякларын алып килгән иде. Журналистлар сораулар белән “газаплагач”, алай да мастер-классын үткәрде. Бозлавык кечкенә, кеше күп иде. Алексей тренер һәм фигуралы шуучы буларак бөтен мөмкинлекләрен дә күрсәтә алмаса да, һәркем күренекле спортчы белән аралашудан канәгать калды.
--Рәйсә Сафиуллаһ
Универсиада билет кассаларында зур чират. Кешеләр 4-5 сәгать чиратта тора. Оешканлык булмауга зарланалар #kazan2013 pic.twitter.com/vJZLeWKOmd
— ildar gabidullin (@gabidulli) July 8, 2013
Универсиадада эшләгән ике гей полицияне эштән куганнар. Мәскәү районындагы толай торак душында "тотканнар". #kazan2013
— ildar gabidullin (@gabidulli) July 8, 2013
универсиада паркында йөзләгән кеше чират тора. дю солей циркын карарга килгәннәр. ләкин бүген ул булмый. алдан игълан итмәгәннәр.#kazan2013
— ildar gabidullin (@gabidulli) July 8, 2013
Казан Универсиадага нык әзерләнгән, әлбәттә, үзәк урамнар чиста, пөхтә, ә алама урыннар бик оста итеп капланган (to be cont.) #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 8, 2013
ә менә үзәктәге Вахитов һәйкәле янында инде ничә көн шушы харәбә тора, җимерүен җимергәннәр, чистарту юк #kazan2013 pic.twitter.com/6BzS8f3r1U
— guilfanr (@guilfanr) July 8, 2013