19:01
15.7.2013
Социаль челтәрләрдә волонтерларның киеме сатыла дигән игъланнар пәйдә булды. Универсиаданы оештыручылардан бушка алган кием өчен кайберәүләр 15 мең сумга кадәр сорый. Волонтерларның җитәкчеләре бу эшне бик яратмый, ләкин тыя да алмый. "Уеннарның бер өлеше тәмам, волонтерлар бушады, кием аларныкы - теләгәннәрен эшлиләр".
14:00
16.7.2013
Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин конгресс чакыруы белән килгән кунакларны Универсиаданың спорт ярышларын караганда һәм ябылу тантанасында татарлыкларын ачык күрсәтергә чакырды. Моның өчен ул Татарстан әләмнәрен һәм башка символлар куллану мөмкинлеге турында искәртте. Бу хакта Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Универсиадага килгән кунаклар белән очршу вакытында әйтте.
Бу инде Универсиадага килгән икенче төркем иде. Беренче төркемгә чит ил һәм Русия төбәкләреннән 182 кеше кергән булса, икенче төркемдә Русия төбәкләреннән 98 кеше килде.
Бу инде Универсиадага килгән икенче төркем иде. Беренче төркемгә чит ил һәм Русия төбәкләреннән 182 кеше кергән булса, икенче төркемдә Русия төбәкләреннән 98 кеше килде.
14:09
16.7.2013
Универсиада ябылыр алдыннан FISU җитәкчесе Клод-Луи Гальенның татарлар һәм Татарстан турында фикерләре. http://t.co/XjyR4moNF6
— Азатлык Радиосы (@Azatliq) July 16, 2013
16:30
16.7.2013
"Кырымтатар рухым финалга чыгарга ярдәм итте", диде туган шәһәре Алуштага Универсиададан билбау көрәшеннән (68 кг) бронз медаль алып кайткан кырымтатар егете Гомәр Билалов. Туган шәһәрендә аны зурлап каршы алганнар. Көрәшчене Украина президенты Виктор Янукович котлады.
12:11
17.7.2013
Халыкара җәйге Универсиаданы тантаналы ябу “Казан Арена” стадионында кичке сәгать унда башланачак.
Ябылу тантанасы эчтәлеге сер итеп саклана. Тантана барышында Казан халыкара студентлар спорт федерациясе байрагы 2015 елда Универсиада узачак Көньяк Кореяның Кванджу шәһәренә тапшырылачак.
Ябылу тантанасы “Хыяллар тормышка аша торган кич”дип атала. Аның төп продюссеры – композитор Игорь Крутой, режиссеры Русия телевидениесы академиясе әгъзасы – Алексей Сеченов.
Ябылу тантанасы кичәсе дүрт сәгатькә якын дәвам итәчәк. Аны туры эфирда “Русия – 1” һәм “Яңа Гасыр” телевизион каналларында карап булачак.

16:38
17.7.2013
Универсиаданың соңгы көнендә Казанда каты яңгыр яуды
16:55
17.7.2013
Ябылу якынлашкан саен Казан-Арена стадионы тирәсе хәрби ныгытманы хәтерләтә, адым саен ак күлмәкле полиция #kazan2013 pic.twitter.com/a87XN1C55o
— guilfanr (@guilfanr) July 17, 2013
16:58
17.7.2013
...стадион артында ОМОН һәм янгын сүндерү машиналары #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 17, 2013