30 августа төштән соң Казан үзәгендә Республика көне бәйрәменең билгеләрен табу кыен иде. Бары Камал театры артындагы "Татар Утары" комплексы каршында гына татар җыр-биюләре яңгырады. "Бибарс Сарай" үзәге иҗат төркеме туристларның, кунакларның күңеленә бәйрәм рухы кертергә тырышты.