Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

"Звучит азан над небом Беларуси" елата язды. Алты гасыр элек хәзерге Беларус җирләренә күченгән милләттәшләребезнең бүгенге халәте турында. Татар телен инде күптән җуйсалар да, татарлыклары җаннарында бар, күзләрендә күренә! Шулкадәр зур тырышлык белән мәчетләрен торгызулары күңелгә үтеп керә. Бактың исә, Минскида да 1902 елда мәчет ачылган булган. Аны да татар акчасына салганнар, ә советлар елларында мәчетне җимерәләр. Яңа мәчет бинасын инде 10 елдан артык төзиләр, һаман төзеп бетерә алмыйлар.
--Раил Өметбаев
Азәрбайҗаннан "Тающий остров" фильмы ярымутрауның утрауга әйләнеп, анда калган берничә гаиләнең тормышы турында. Ул утрау комнан тора һәм көннән-көн кечерәя, кешеләре кими. Шул утрауны, андагы кешеләрне, хәлләрне татар халкының хәзерге хәле белән чагыштырдым. Татар да ком сыман, туган телне, милләтне саклау өчен берни эшләми диярлек, "кирәк" дип сөйләшүләрдән ерак китмибез. Ә милләтебез комлы утрау сыман көннән көн урыслаша, бетә. Дәүләт дәрәҗәсендә радикаль үзгәрешләр ясамасак, башка эшләр файдасыз...
--Наил Нәбиуллин
"Путь золотого динара" игътисадчылар өчен генә фильм, миңа калса. Дөньяда кәгазь акчаның кирәксезлеге, алтын-көмеш динарга кайтуның кирәклеге исбатланды, бер кечкенә илдә динарның кулланышка кертелүе турында сөйләнде. Күңелсез фильм, тар аудитория өчен ул. Дәрес кебек тоелды, кызыксындыру моментлары булмады. Фильм игътисадны яхшы белүчеләр, аңлаучылар өчен булды, гади халык аңламас дип уйлыйм. Күпләр 15 минуттан соң чыгып тайды.
--Наил Нәбиуллин
"Поколение кундуз" фильмы башланганда кереш сүзне, начар гына булса да, татар теленә тәрҗемә иттеләр. Залда утыручы апалар, шатланып, рәхмәт, ниһаять татарча әйттегез, дип гөрләшеп алды. Алга таба башланганда һәм ахыргы сүзләрне булса да татарча сөйләрләр дип өметләнеп куйдык, әмма киләсе фильм башында сүзне кабат урысча һәм инглиз телендә генә әйттеләр. Коллык һәм үз-үзебезне хөрмәт итмәү, мескенлек, телебездән оялу көчлерәк бугай, яки сәяси ихтыяр җитмиме.
--Наил Нәбиуллин
Хәлә Лотфиның "Яңа көн. Яңа өмет" - эчтәлеге авыр, сюжеты иң кырыс әсәрләрнең берсе. Фильм урын өстендә генә ятучы әтисен, иренең хәерчелек һәм чирләрдән иза чиккән әнисен караучы хатын-кыз турында. Күңеле белән ул яхшы көн килер дип көтә, әмма ул юк та юк. Режиссер сүзләренчә, бу фильм дәүләтнең кешене бөтен авырлыклары белән үзен генә калдырган Каһирә һәм Мисырдагы чынбарлык нигезендә төшерелгән. Әсәр йөрәкләрне кысып ала.
-Рәисә Сафиуллаһ
Флорид Әгъзамов турындагы "Игътибар үзәгендә - кеше" фильмы галимне белүчеләргә кыйммәтле бүләк, дип уйлыйм. Флорид әфәндене шәхес буларак ача алганнар. Аның тормышка, кешеләргә, эшенә карата нинди мөнәсәбәттә булуына аеруча басым ясалган.
--Резедә Әхмәтвәлиева
"Чатхан" фильмында - милли уен коралы аша хакас халкының бөтен менталитеты ачылган. Хакасларда әле дә борынгылык, табигать белән бергәлек яши. Бу фильмны эшләгән журналист төшерергә чатхан ясый торган остаханәгә барырга җыенуларын, әмма аның янып китүен тетрәнеп сөйләде. Бу хәлдән соң бер кыз "Чатхан" дигән җыр чыгарган. Фильмның башыннан ахырына кадәр бу җыр озата бара.
--Илсөяр Иксанова
"Рудольф Нуриев. Фетнәле демон"да авторлар күренекле биюченең эчке дөньясын аңлап, аның бөеклеген һәм шул ук вакытта шәхес буларак трагедиясен дә ача алганнар. Әсәр Нуриевны хөрмәт итеп һәм яратып эшләнгән.
--Илсөяр Иксанова

дәвам

XS
SM
MD
LG