Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Хәмитовка ачык хат язды


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары утырышы

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары парламент сайлавына йомгак ясады. Милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин президент Рөстәм Хәмитовка ачык хат күндерде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре 8 сентябрь узган республика парламенты сайлауларына йомгак ясады. Сайлауларда ике фирка парламент фракциясе оештыра ала: 76,1% җыйган “Бердәм Русия” һәм 11,7% җыйган коммунистлар. Либерал-демократлар - 3,7% , “Гадел Русия” - 2,8% тавыш җыйды. Калган сигез фирка берәр проценттан азрак тавыш җыйды.

Парламентка сайланган депутатлар арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, “Русия патриотлары” фиркасенең җирле бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов һәм кеше хокуклары яклаучы, бәйсез журналист Илдар Исәнгулов та бар. Узган чакырылыштагы парламент депутаты Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов бу чакырылышта да депутат итеп сайланды. Башкорт җәмәгатьчелек оешмаларыннан Дөнья башкортлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев депутат булып сайланды.

Утырышта катнашучылар үзләренең сайлауларда катнашуы турында сөйләде.

Роберт Ярулла, Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы, рәссам:

Роберт Ярулла
Роберт Ярулла
– Мин сайлау бюллетеньнәре урыс, татар һәм башкорт телләрендә басылуын искә алып, татар телендәге бюллетень сорадым. Сайлау урынында андый бюллетень табылмады. Мин ашыкмыйм дигәч, машина белән кайдадыр барып, татар телендәге бюллетень алып килделәр.

Рәис Карачурин, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, башкаланың Орджоникидзе районы татарлары конгрессы җитәкчесе:

– Мин дә татар телендәге бюллетень сорадым. Миңа башкортчаны китереп тоттырдылар. Бу татарча түгел дигәч, машина белән тиз генә кайдадыр барып килделәр. Анысы да башкортча булып чыкты. Шуннан үзәк сайлау комиссиясенә шалтыратам дигәч, тагы кайдадыр барып килеп татарча бюллетень таптылар.

Мәҗит Хуҗин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор:

Мәҗит Хузин
Мәҗит Хузин
– Мин “Русия халык идарәсе фиркасе”ндә аның Башкортстан буенча төбәк җитәкчесе булып эшлим. Сайлауларга намзәт булып чыкмакчы идем. Ләкин үзәк сайлау комиссиясе мине теркәмәде. Имеш, мин “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы булып торам. Дөрес, 2002 елда “Бердәм Русия”гә кергән идем. Ләкин 2004 елда Мәскәүдә “Бердәм Русия” фиркасенең V корылтае узган бина каршында Мортаза Рәхимовка каршы татар мәнфәгатьләрен яклап пикет уздырган өчен фиркадән чыгарган иделәр. Хәзер килеп мине теркәмәс өчен шундый уен үткәрделәр.

Безнең “Русия халык идарәсе фиркасе”ннән барлыгы шундый юл белән 17 кешене үткәрмәделәр. Алар үзләренең “Бердәм Русия” әгъзалары булулары турында бөтенләй белмәгәннәр. Сайлауга килгәндә, мин башкаланың Затон бистәсендәге 203нче санлы сайлау урынында күзәтүче булдым. Сайлау хокукына ияләр исемлегендә 2104 кеше иде. Шуларның 414е сайлауга килде. Безнең фиркадән өч кеше чыгучылардан ничек тавыш бирүләрен сорап торды.

Сайлау узгач, коммунистлар - 57%, “Бердәм Русия” - 21%, Либерал-демократлар - 18% тавыш җыюы ачыкланды. Безнең фиркагә 19 кеше генә тавыш биргән булып чыкты. Мин сайлау комиссиясе рәисеннән нишләргә уйлавын сорадым. Ул татар кызы иде, күз яшьләре белән мондый саннар өчен эләгәсен әйтте. Мин, "әгәр эштән кусалар, без тавыш чыгарачакбыз, курыкма, алар түләячәк акчаны да иртәгә үк кулыңа тоттырачакбыз", дигәч риза булды. Аңа сайлау өчен 15 мең сум акча ышандырганнар. Ләкин үзәк сайлау комиссиясе аның документларын кабул итмәде. Мин тынычландырып, бирешмәскә чакырдым, якларга ышандырдым. Шуннан ул кабат кереп документларын тапшыра алды. Без барлыгы 15 сайлау урынында сайлаучылар фикерен белешү үткәрдек. Нәтиҗәләр “Бердәм Русия” файдасына түгел. Бик күп канун бозулар видеога, фотога төшереп алынды.

Без сайлау гамәлдән чыгарылырга тиеш дип исәплибез, шуның өчен көрәшәчәкбез. Әлеге вакытта Русиянең Конституция мәхкәмәсенә документлар әзерлибез. Безнең белән көрәшергә тагы 5 фирка ризалык бирде. Тик аларны әлегә әйтү кирәкми.

Ринат Гатауллин, икътисад фәннәре докторы:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
– 11 сентябрь Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе сайлауга нәтиҗә ясап, сайлау үткән дип тапты. Аңа караганда, 110 урынның 88е “Бердәм Русия” депутатлары. Ләкин калган 22 депутат һич кенә дә оппозиция әгъзалары түгел. Берничә кешене искә алмаганда, алар да шул ук “Бердәм Русия” җырын җырлаучылар. Яңа парламентта татар мәнфәгатьләрен яклаучы булмаячак.

Башкортстан татар иҗтимагы үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов сайлауларда булган кайбер кызыклы вакыйгалар турында бәян итте:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов
– Уфада сайлауны күзәткән Русия дәүләт думасы депутатын бюллетеньнәр санар вакыт җиткәч көч кулланып куып чыгарганнар. Бу хакта “Гадел Русия” башы Сергей Миронов шулай дип белдерде: “Башкортстан дигән бик матур республика бар, анда бик матур халык яши. Ләкин алар җитәкчеләреннән уңа алмый. Республиканы Русия Конституциясен санга сукмаган кешеләр җитәкли. Полиция подполковнигы Шәйхәйдәров физик көч кулланып Дәүләт думасы депутаты Михаил Сердюкны этеп чыгарган. Бу хәлләр республика башы турында уйланырга этәрә.

Сайлаудагы калган кайбер хәлләргә килгәндә, 406нчы санлы сайлау урынында бер сайлаучы вафат булган. 238нче санлы сайлау урынында күзәтүчеләр кырын эшләрне терки башлагач, комиссия башы йөрәк өянәге белән хастаханәгә озатылган.

Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов
Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов
Сайлау урыннарына килеп бюллетеньнәр ташлап йөрүче студентлар тотылган. Урман хуҗалыгы көллиятендә укучы ул яшьләргә аның өчен 700 сум акча биргәннәр. Фальсификацияләр, хәрәмләшүләр бик күп. Күпчелек тавыш биргән урыннарда бюллетеньнәр санар вакыт җиткәч күзәтүчеләр һәм журналистлар чыгарылып җибәрелгән.

Авылларда йорттан-йортка йөреп “кирәкле” фирка өчен тавыш бирдереп йөрүләре турында фактлар бар. Бу сайлауның тагын бер үзенчәлеге – ул алда торган Башкортстан президенты сайлавының беренче этабы дип тә атарлык. Сайлау Хәмитовның үзләре белгән ысуллар белән тиешле саннар җыя алуын күрсәтте. Хакимият ресурсы, хәрәмләшүләр шәп эшли. Бу сайлауда Хәмитов һәм элекке президент Рәхимов каршылыгы ачык күренде. Билгеле булуынча, Мортаза Рәхимовның “Урал” фонды оппозициядәге фиркаләрне финанслады, башкорт җәмәгатьчелек оешмаларыннан гына да 300 намзәт сайлауларга чыкты. Ләкин Рәхимов Хәмитовка җиңелде.

Мәҗит Хуҗин Рөстәм Хәмитовка ачык хат күндерде

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат күндерде. Анда республикада сәер кадрлар сәясәте үткәрелүе, мәктәпләр, сәламәтлек саклау урыннары ябылуы әйтелгән. “Өч елда барлыгы 186 татар мәктәбе ябылган. Миллионнан артык татарга республика телевидениесендә 20 минутлык тапшыру күрсәтелә. Өч ел инде татар җәмәгатьчелеге вәкилләре сезнең белән очрашу көтә” диелгән.

Ачык хатта Мәҗит Хуҗин заманында Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында үзенең зооинженер факультеты, Хәмитовның әтисе механика факультетын җитәкләвен искә төшереп, аның белән кулга-кул тотынып Рөстәм Хәмитовны республиканың Югары шурасына депутат итеп сайлауга ярдәм итүен әйтә. Ул чакта Рәстәм Хәмитовның милләтен татар итеп күрсәтүен искә төшереп, бүген башкорт булып йөрү татарларда да, башкортларда да абруй арттырмавын әйтә.

Ачык хатта "Мортаза Рәхимов заманында республикада берләшкән оппозиция эшләвен искә төшереп, Сез килгәч, аның эшчәнлеген туктаткан идек. Хәзер иҗтимагый-сәяси вазгыять аны кабат оештырырга этәрә" диелгән. Мәҗит Хуҗин ачык хатны президент аппаратына илтеп тапшырганнан соң аңа хакимияттән килеп кире алуларын сорауларын да ирештерде. “Мин ачык хатны алмаячагымны әйттем. Үзем һәм гаиләм белән бер-бер хәл булмасын өчен әлеге документны Русия президенты хакимияте, баш прокуратура һәм башка урыннарга да җибәрдем”, диде ул.
XS
SM
MD
LG