Русия Тикшерү комитеты Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үскән 35 яшьлек Самат Дәүләтовны "Баймак эше" нигезендә киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе дип саный. Эш материалларында көч структура вәкилләренең күпсанлы шәһадәтләре бар. "Idel.Реалии" активист Самат Дәүләтов тарихын сөйли — ул "Баймак эше" нигезендә иң кырыс җәза алырга мөмкин кешеләрнең берсе санала. Азатлык Радиосы язманы татарча тәкъдим итә.
Дәүләтов 2024 елның 26 гыйнварында кулга алынган, дип сөйләгән аның туганнары. Мәхкәмә Русия Тикшерү комитетының Баш идарәсе үтенечен канәгатьләндереп, аны тикшерү изоляторына җибәргән. "Idel.Реалии"га билгеле булган чыганак әйтүенчә, Самат Дәүләтов башта эзләүгә игълан ителгән булган, һәм берничә көннән соң Башкортстанның Белорет районында тоткарланган.
Уфа шәһәре Ленин районы мәхкәмәсе 2024 ел дәвамында Самат Дәүләтовның сак астында тотылу вакытын дүрт тапкыр озайткан.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
"БЕЗ, ХАЛЫК, БУ МИЗГЕЛДӘ ЙОКЛАП КАЛСАК, БЕЗДӘН СОРАУЧЫ ДА БУЛМАЯЧАК"
Ачык чыганакларда Дәүләтов турында мәгълүмат бик аз. Аның "ВКонтакте"дагы сәхифәсе бары тик дуслары өчен генә ачык. Ә 2024 елның гыйнварында булдырылган Telegram-каналында— аны яклаучылар төзегән сәхифәдә — өч хәбәр генә урнаштырылган, шуннан соң ул яңартылмаган.
"Баймак эше" материалларыннан күренгәнчә, Самат Дәүләтов 1989 елның 22 сентябрендә Башкортстанның Әбҗәлил районы Хәлил авылында туган. Кулга алынганчы ул шул ук авылда яшәгән, Магнитогорскидагы "Авторитет" оешмасында машина йөртүче булып эшләгән.
— Самат элек юлчылар ташу белән шөгыльләнде, — дип сөйләгән активистларның берсе (Русиядә "теләнмәгән" оешмалар турында канун сәбәпле әңгәмәдәшнең исемен атамыйбыз). — Аның "Газель" машинасы бар иде, ул Магнитогорскига юлчылар йөртте — такси сыман. Соңгы вакытта, кулга алынганчы, фермер булып та эшләде — атлар тотты. Хәзер малларны аның әтисе карый.
Активистлар шулай ук Дәүләтовның 2011 елда Чиләбе шәһәрендәге Урал дәүләт физик мәдәният университетын тәмамлавын хәбәр итә. Ул өйләнгән, ике бала атасы.
Интернетта табылган мәгълүматка караганда, Дәүләтов спорт белән актив шөгыльләнгән, төрле ярышларда катнашкан. 2017 елда ул Башкортстанның төньяк-көнчыгышында узган ADCC "Tarhan Open IV" грэпплинг турнирының ачык беренчелегендә икенче урын яулаган. 2023 елның апрелендә Дәүләтов Татарстанның Азнакай районында узган "Атларда көрәш" милли спорт ярышында Әбҗәлил районы исеменнән чыгыш ясаган. "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты Дәүләтовның ук ату һәм көрәш белән дә мавыгуы телгә ала.
Кайбер чыганакларга күрә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. 2023 елның февралендә Әбҗәлил районы авылларының берсендә узган авыл җыенында Дәүләтовның чыгышын күрсәтүче видео бар. Ул җирле халык белән бергәләп, канунсыз алтын казу эшчәнлеген туктатуны таләп иткән. Самат үзен "үз илемнең, үз туган җирләремнең патриоты" дип атаган.
— Мин Хәлил авылында яшәвем белән горурланам. Бу авыл 2018 елда Башкортстанның иң матур авылы дип танылган иде. Кайда гына яшәсәк тә — Мәскәүдә, Магнитогорскида, Уфада — кыенлыклар килеп чыкса, без барыбер үз өебезгә кайтабыз, күңел ярабызны шунда дәвалыйбыз, — дип белдерде ул.
Дәүләтов Урал артында алтын казучылар проблемының озак вакыт дәвам иткәнен искә төшерде һәм халыкны үз вакытында "уртак көч белән" эш итәргә өндәде:
— Әгәр без, халык, бу мизгелдә йоклап калсак, соңыннан инде бездән сораучы булмаячак, — дип кисәтте активист. — Һәм әгәр без "минем өем читтә, мин катышмыйм" дип уйласа, безне берәмләп сындырулары бик җиңел булыр.
Дәүләтов шулай ук җирле үзидарә органнарына сайлауларда катнашырга, лаеклы депутатларны сайларга чакырды.
2023 елның көзендә Самат Дәүләтов Хәлил авыл җирлеге шурасы депутатлыгына намзәт булып сайлауларда катнашкан. Әмма сайлау комиссиясе сайтында язылганча, теркәлүдән соң ул сайлаудан "чыккан".
КУӘТ ОЕШМАСЫ ВӘКИЛЕ: "АНЫҢ ӨНДӘМӘЛӘР ПРОТЕСТЧЫЛАР АРАСЫНДА ЯҢГЫРАШ ТАБА ИДЕ"
2024 елның җәй башында Самат Дәүләтов һәм "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән тагын берничә кешенең эше аерым махсус төркем итеп бүлеп алынганы билгеле булды.
— Тикшерү "тәртипсезлекләрне оештыручылар һәм координаторлар" дип атаган активистлар эшләрен инде аерып куя, — дип сөйләгән иде тикшерү барышы белән таныш булган Уфа адвокаты (аның исемен иминлек максатыннан атамыйбыз).
"Баймак эше" материалларына күрә (бу мәгълүматлар шулай ук гаепләнүчеләрнең берсе — Илшат Ульябаев мәхкәмәсендә дә яңгырады), тикшерү фикеренчә, Самат Дәүләтов "[киңкүләм тәртипсезлекләр] урынында координаторларның берсе" булган.
"Мөхәммәтов күрсәтмәләрен үтәп, Әюпов, Байгускаров, Якупов, Әхмәдин, Дәүләтов, Елкыбаев, Гайсин, Хөсәенов һәм Рәхмәтуллина хакимият вәкилләренә карата көч кулланырга, халыкны мәхкәмә бинасы янында хокук саклаучылар корган чолгауны өзәргә өндәүгә, Алсыновны сак астыннан азат итү максатыннан киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашучыларның гамәлләрен юнәлтергә һәм координацияләргә тиеш булган", диелә тикшерү документларында.
17 гыйнварда — Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәннән соң — Тикшерү комитеты фикеренчә, "оештыручылар" һәм "координаторлар" рөхсәтсез митингта катнашкан башка кешеләр арасына яшерелгән, аннары халыкны полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең таләпләренә буйсынмаска өнди башлаган.
— Самат Дәүләтов Фаил Алсыновны сак астына алу очрагында полиция хезмәткәрләренә аны алып китәргә мөмкинлек бирмәү өчен мәхкәмә бинасыннан чыгу капкаларын һәм юлны ябарга күрсәтмә бирде, — дип сөйләгән Ульябаев мәхкәмә утырышында яшерен шаһит — "Мостафин Илдар Айратович".
Ул шулай ук, "Дәүләтов күрсәтмәсен тыңлап, протестчылар Сибайдан килгән полиция хезмәткәрләренә юлны япкан, аларның башка полиция хезмәткәрләре белән кушылуына комачаулаган", дип белдергән.
Икенче яшерен шаһит — "Якупов Вадим Галиевич" — болай дигән: "Мин Самат Дәүләтовның яшьләргә мәйданнан мәхкәмә янындагы капкалар ягына күчәргә, Фаил Алсыновны сак астына алсалар, юлны һәм мәхкәмәдән чыгу юлын капларга күрсәтмә бирүен ишеттем... Дәүләтовның кешеләрне котыртканын, полиция хезмәткәрләренә каршы торырга өндәвен күрдем".
Росгвардиянең Башкортстан идарәсенә караган "Урал" отряды җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Гаязов Ульябаев мәхкәмәсе утырышында биргән җавапларында Самат Дәүләтовның "Сыт", "Эт", "Ментларны уздырма", "Кыйна аларны, таш ат" кебек сүзләрне кычкырып торуын белдерде.
Гаязов әйтүенчә, "Дәүләтовның бу өндәмәләре протестчылар арасында яңгыраш тапкан, алар Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләренә каршы аеруча ярсулы һөҗүмгә күчкән".
Яшерен шаһитлар — "Якупов Вадим Галиевич" һәм "Мустафин Илдар Айратович" исемнәре белән чыгыш ясаган гаепләү ягы вәкилләре — үз шәһадәтләрендә Самат Дәүләтовның "тыелган ["Башкорт"] оешманың актив әгъзасы булып торуын аерым билгеләп үткән.
МӘХКӘМӘ КАЙДА УЗАЧАК — ӘЛЕ БИЛГЕЛЕ ТҮГЕЛ
Эш документларыннан күренгәнчә, 2024 елның 26 сентябрендә Тикшерү комитеты Баймакта булган "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип саналган ун кешенең эшен аерым эш итеп бүлеп чыгарган.
"Idel.Реалии" чыганагына күрә, Тикшерү комитеты Самат Дәүләтовка соңгы гаепләүне 2024 елның октябрь урталарында белдергән. Тикшерү активистка Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 1нче өлеше ("Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру") һәм 318нче маддәсе, 1нче өлеше ("Хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый торган көч куллану") нигезендә гаепләү белдергән.
2024 елның 4 декабрендә Уфа шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Филүс Кәримов Самат Дәүләтовның сак астында тотылу вакытын чираттагы тапкыр озайткан.
2024 елның декабре ахырында Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручы" дип аталган ун кеше эше нигезендә гаепләү нәтиҗәсе Башкортстан прокуратурасы тарафыннан расланган.
2025 елның 16 гыйнварында, Тикшерү комитеты тарафыннан "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип танылган ун кеше эше (шулар арасында Самат Дәүләтов та бар) Оренбур өлкә мәхкәмәсендә каралачагы билгеле булды. Алтынчы кассация мәхкәмәсе барлык гаепләнүчеләрнең сак астында тору вакытын 2025 елның 17 апреленә кадәр озайтты.
Тикшерү барышы белән таныш чыганак хәбәр иткәнчә, кайбер гаепләнүчеләр һәм аларның яклаучылары эшнең каралу урынын үзгәртү турындагы карарын Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. Югары мәхкәмәдә утырыш көне әлегә билгеләнмәгән. Гаепләнүчеләр Уфадагы 1нче тикшерү изоляторында кала бирә.
Дәүләтовның туганнары тикшерү барышын шәрехләмәде. Редакциянең мөрәҗәгатьләренә алар җавап бирмәде.
— Вакыйгалар башланганнан бирле алар ачыктан фикер белдерми, шулай булып калыр да, мөгаен, — дип сөйләде Башкортстандагы активистларның берсе.
- Башкортстаннан читтә, прокуратураның үтенече нигезендә уздырылган мәхкәмә утырышларында Баймактагы протестлар эше нигезендә барлыгы 39 кешегә хөкем карары чыгарылган.
- "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
- 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
- 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
- 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
- 7 февральдә Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан алты кешене хөкем итте. Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.
- 26 февральдә Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигъмәтов бишәр ел колониягә хөкем ителде.
- 13 мартта Самарның Промышленный район мәхкәмәсе Айгиз Әбсәламов (4,5 ел колония), Раил Галин (5 ел), Вадим Каһарманов (4 ел да 11 ай колония), Айсур Тулыбаев (4,5 ел колония) һәм Айгиз Уразаевны (4, 5 ел колония) хөкем итте.
- 19 март көнне Оренбур Үзәк район мәхкәмәсе Айдар Йосыпов (4 ел), Илназ Мәхмүтов (3,9 ел), Зәки Ильясов (3,4 ел), Вәлләм Моталлаповка(3,3 ел) хөкем карарлары игълан иткән.
- 7 апрель көнне Оренбурның Промышленный районы мәхкәмәсе хөкем карарына күрә Илмира Әхәтова, Азат Кусарбаев, Айдар Магадаев һәм Сания Үзәнбаева гомуми тәртипле колониягә 5,5 елга утыртылды, ә Азамат Әминевка — 4,5 ел бирелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум