Русия хөкүмәте быелның 11 ноябрендә кабул иткән 2084 санлы күрсәтмә нигезендә 2030 елга кадәр төбәкләрдә энергетика табуны арттыруны планлый башлады. Әлеге планда төбәкләрдә тугыз яңа атом электр станциясе төзү бар. Болар арасына Татарстанның Кама Аланында атом электр станциясен төзеп сафка бастыру кергән. Әлеге күрсәтмә нигезендә шулай ук утыз су электр станциясен төзү яисә булганнарын киңәйтү дә планлаштырыла. Бу исемлектә дә Татарстан кабат телгә алына. Ягъни күрсәтмә нигезендә Түбән Кама су электр станциясе электр җитештерү көчен 100 МВт-ка җиткерергә тиеш булып чыга.
Бу турыда республика мәгълүмат чаралары әлләни язмады да сөйләмәде дә. Русия премьеры Татарстанда атом станциясе төзү карарына кул куйган икән дип әйтеп узылды да бу хакта сүз башка бик куертылмады.
Әмма Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте белән Татар иҗтимагый үзәге Кама Аланында атом станциясе төзелеше һәм Түбән Камада су электр станциясенең көчен арттыруга карата үз ризасызлыгын күрсәтү өчен шимбә көнне Бауман урамында пикет оештырды.
Пикетта катнашучылар әллә ни үп булмаса да узып баручылар пикетта күтәрелгән шигарләр белән якыннан кызыксынды. Оештыручыларның ризасызлык фикерләрен тыңлады.
ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов Азатлык сорауларын җаваплап әлеге пикетка чыгарга мәҗбүр калуларын әйтте.
"Бүгенге көндә хакимият халык белән санлашмыйча безне тагын бер тапкыр тырма башына бастырырга тырыша. 1990нчы елларда Кама Аланында бер тапкыр атом электр станциясе төзергә талпынып караганнар иде инде. Без бүтән бу төзелеш кабатланмас дип уйлаган идек. Әмма бүгенге көндә әлеге мәсьәлә тагын кузгалды. Бу төзелешне башлатуны мөгаен алып сатарлар бик тели торгандыр", дип белдерде ул.
Ибраһимов үзләренең бу төзелешкә өч төрле сәбәп аркасында каршы чыгуларын әйтте.
"Беренчедән, Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек. Икенчедән, безнең икътисад бик нык артка чигенә башлады. Артка чигенә башлаган икән, димәк энергиягә кытлык юк. Өченчедән, Чернобыль, Маяк, Фукусима фаҗигаләре безнең өчен бик зур сабак. Боларга өстәп АЭСлардан чыккан калдыклар да Татарстан экологиясенә зур зыян китерәчәк. Әгәр дә атом калдыклары зыян китермәсә Европадан Русиягә ул калдыкларны ташымаслар иде. Европадагылар безгә караганда акыллырак дип уйлыйм", дип белдерде ТИҮ вәкиле.
Ибраһимов ризасызлык чаралары уздыруга карамастан, Кама Аланында атом электр станциясе төзелә калган очракта моңа каршы өч чарага мөрәҗәгать итеп булуын белдерде.
"АЭСны төзи башлыйлар икән мин өйдә утырырга җыенмыйм. Хәлемнән килгән хәтлек каршылык күрсәтәчәкмен. Моның беренче ысулы - агитация булачак. Икенче ысулы - ачлык. Өченче ысулы исә - шул төзелеш янына барып утырып машиналарны үткәрмәү. Менә шушы өч ысулны кулланырга һәрвакыт мөмкинлек бар", дип үз фикерләре белән уртаклашты Рәүф Ибраһимов.
Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы мөмкинлекләреннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә.
Шуны да әйтергә кирәк, Русия хөкүмәтенең 2084 санлы карарында 2030 елга кадәр Русиядә җил белән эшли торган 16 яңа станция төзү планлаштырылса да, аларның барысының да Татарстаннан читтә төзеләчәге әйтелә.