Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов 80 яшен боз сараенда билгеләде


Мортаза Рәхимов "Салават Юлаев" такымы белән Гагарин кәсәсен җиңүен бәйрәм итә (архив фотосы)
Мортаза Рәхимов "Салават Юлаев" такымы белән Гагарин кәсәсен җиңүен бәйрәм итә (архив фотосы)

7 февраль көнне Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан “Уфа-арена” боз сараенда аның хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды һәм хоккей уеннары булып үтте.

Мортаза Рәхимов ярдәме белән Мәскәү фоторәссамнары “Ватан нәрсәдән башлана” исемле фотокүргәзмә әзерләгән. Йөзләрчә сурәттән торган экспозиция боз сараеның икенче катындагы иркен фойега урнаштырылган. Күргәзмәне ачу тантанасы төштән соң дүрт сәгатьтә башланды. Тантанага Мортаза Рәхимов һәм аның президентлыгы чорында бергә эшләгән күп кенә районнар башлыклары да, бүгенге кайбер хакимият җитәкчеләре дә килгән. Бәлки район җитәкчеләренең һәммәсе дә килергә дә шөрләгәндер, чөнки әлеге президент Мортаза Рәхимовны котларга килүне өнәмәскә дә мөмкин.

Күргәзмәне ачу алдыннан беренче сүз Мортаза Рәхимовка бирелде. Ул үзен әлеге юбилее белән котларга килүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте. Фотокүргәзмә әзерләүне дә үзенә һәм республика халкына зур бүләк диде ул. Аннан соң Мортаза Рәхимовның президентлык еллары эшчәнлеге турында кыска гына фильм күрсәтелде. Тантана фотокүргәзмәне карау белән дәвам итә. Андагы сурәтләр Башкортстанның гүзәл табигатен дә, кызыклы һәм күренекле шәхесләрен дә, төрле вакыйгаларны да чагылдыра.

Күргәзмәне карап беткәч, Мортаза Рәхимов журналистлар белән дә аралашып алды. "Юбилеегызны бүген ничек билгеләячәксез?" дигән сорауга ул: “Менә сезнең белән әлеге күргәзмәдә булдым, берничә минуттан башланачак хоккей уенын карыйм, ә кичен гаиләмдә туганнарым, дусларым белән табын корабыз”, дип җаваплады.

Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов
"Сезне бүген кемнәр котлады?" дигән сорауга Мортаза Рәхимов: “Илнең кайбер югары җитәкчеләре, берничә төбәк башлыклары һәм республикада үзем белән бергә иңгә-иң эшләгән элекке хезмәттәшләрем котлады”, дип җаваплады.

"Ә кемнең котлавы иң җылысы булды?" дигән сорау да бирелде юбилярга. “Иң җылы, ихлас котлау Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановныкы булды. Бүген без аның белән озак кына телефоннан сөйләштек. Бик тә күңелем булды аның җылы теләкләренә”, дип әйтте.

"Башкортстанның әлеге президенты Рөстәм Хәмитов котладымы соң?" дигән сораудан соң, Рәхимов әфәнденең кәефе кырылганы сизелде. “Юк, шалтыратмады, кыска гына котлау телеграмы җибәргәннәр. Гомумән, республика җитәкчеләре күрмәмешкә салыша. Хәтта рәсми газеталарда юбилеем уңаеннан язмалар юк дәрәҗәсендә. Менә бүген, мисал өчен, “Вечерняя Уфа” газетасында биатлончы Максим Чудов турында беренче битен тутырып зур язма бирелгән. Ә минем юбилей көнем булуы турында газетаның икенче битендә бер почмакта, ун җөмләдән торган хәбәр белән чикләнгәннәр. Нишлисең бит, әлеге президент сүзеннән чыгып булмыйдыр күрәсең”, диде үпкә белдереп.

Журналистлар белән сөйләшеп беткәч, Мортаза Рәхимов һәм башка кунаклар боз сараена керде. Анда "Салават Юлаев" хоккей командасы белән хоккей җанатарларының дусларча уены башлана иде. Мортаза Рәхимовка котлау сүзләре җиткерелгәннән соң, ул бозга чакырылды. Анда аңа хоккей уенын башлау өчен боз өстенә алка ташлау хокугы бирелде.

Ә кичке сигезенче яртыда биредә үк тагын бер уен башланды. Монысы инде "Салават Юлаев" белән "Ак барс" командалары ветераннары уены иде.

Шулай итеп республиканың әлеге җитәкчеләре Мортаза Рәхимов хөрмәтенә рәсми бәйрәм чаралары оештыруны кирәксенмәде. Рәхимов әфәнде җитәкләгән “Урал” хәйрия фонды гына юбилей уңаеннан кайбер бәйрәм чараларын алдагы көннәрдә дә уздырырга җыена.

Юбилей әңгәмәсе


Мортаза Рәхимов юбилее алдыннан “Лента.Ру” агентлыгына әңгәмә биргән иде. Анда ул төрле мәсьәләләрдә фикерләре белән бүлешкән. Әңгәмә соңгы көннәрдә игътибар үзәгеннән төшми.

Путин турында

Мортаза Рәхимов илдәге кадрлар кризисын Владимир Путин белән бәйләми. “Мин аны бик хөрмәт итәм. Без аның белән бергә утырган, мунча кергән чаклар булды. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Ул илдәге бар нәрсәне дә күреп бетәлми. Мин аның урынында булсам, кайберәүләрнең арт шәрифләреннән алып, күптән куар идем”, ди. Мортаза Рәхимов Владимир Путинны йомшак дип исәпли. Ул шулай ук Путинның илне тәртипкә китерү өчен алда гомере озын булуын әйтә. Югары эшелонда Сочидагы Олимпиададан соң үзгәрешләр булуын фаразлый.

Сайлаулар һәм оппозиия турында

Мортаза Рәхимов соңгы сайлауларга ышанмавын әйтә. “Элек сайлаулар бәйрәм иде. Хәзер фарска әйләнде. Бар да район хакимияте башлыкларына бәйле. Әгәр сайламыйлар икән, урыннарыннан алалар”, ди. Мортаза Рәхимов Башкортстан җитәкчесенең оппозициядән куркуын да әйтә. “Оппозиция булырга тиеш. Аннан куркырга ярамый“, ди. Ул сайлауларда Владимир Путин өчен генә тавыш бирәчәген дә әйтә. Путинның абруе зур булуын әйтеп, “Сүрия мәсьәләсендә ул Обаманың да абруен саклап калды“, ди.

Республикада татарлаштыру бара

Мортаза Рәхимов Мәскәүнең Төньяк Кавказда сәясәтен хуплавын белдерә. Татар-башкорт мәсьәләсенә туктала: “Без тел, мәдәният, гореф-гадәтләр белән бик якын. 99,9 процент сүзләребез бер үк. Катнаш гаиләләр бик күп. Бүген республикада татарлаштыру башланды. Бу бик куркыныч. Илдә татарлар бездән өч тапкыр күп. Алар белән аермалар да бар. Җырларны алыйк, аларның — кыска, безнең җырлар — озын. Аларда илдән аерылу теләге дә бар. Казанны өченче башкала диләр. Шулай да безнең иң якын дус — урыслар. Башкорт урыс белән уртак телне һәрвакыт таба”.

Икътисад турында

Мортаза Рәхимов алып сатуны тәнкыйтьләп, элекке өч урынына 47 базар эшләвен әйтә. “Мин Владимир Путинга: “Кара әле, трусикка кадәр чит илләрдән сатып алабыз. Күпме була болай яшәргә?” дидем. Ул: “Ярар, әрләшмә”, дип җавап бирде. Чыннан да, без бар нәрсәне сатып алабыз. Мин Путинга нефть сатуның дөрес түгеллеге турында яздым. Без әзер продукция сатарга тиеш”.

Спорт турында

Мортаза Рәхимов: “Олимпиадага киткән акчаларга бик күп нәрсә эшләп булыр иде, ди. Шул ук вакытта ниндидер бер Финляндия үткәргәндә без киммени? Бу илнең дәрәҗәсе”, ди. Мортаза Рәхимов биатлонда да, чаңгыда да, тимераякта узышларда да Русия спортчыларының җиңеләчәген фаразлый. Татарстанда Универсиада узуына соклану белдерә.

Оҗмах юлында

Мортаза Рәхимов әңгәмәсендә “Урал” фондына бик күп хатлар килүен әйтә. Фигуралы шуу карарга яратуын ирештерә. Югары Совет һәм Уфа нефть эшкәртү заводында эшләү чорын искә алганнан соң журналистның: “Ул чакларны сагынасызмы?” дигән соравына: “Юк, хәзер... хәзер оҗмахка керү юлларын эзлим”, дип җавап бирә.
XS
SM
MD
LG