Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

02:15 2.3.2014
Саманта Пауэр
Саманта Пауэр

АКШ РУСИЯНЕ УКРАИНАГА БАСЫП КЕРҮЕН ТУКТАТЫРГА ЧАКЫРА -- БМО иминлек шурасының гадәттән тыш утырышында Кушма Штатлар Русиянең Украинага басып керүен туктатырга чакырды. АКШның БМОдагы илчесе Саманта Пауэр утырышта чыгыш ясап Русияне халыкара йөкләмәләрне бозуда гаепләде. "Русиягә Украинадагы интервенцияне ткутатырга вакыт. Русия гаскәрләре аннан китәргә тиеш" диде ул. Ул шулай ук Украинага кичекмәстән БМО һәм ЕИХО күзәтүчеләрен җибәрергә чакырды.
00:36 2.3.2014

"БЕРКУТ" ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ МӘСКӘҮДӘ ЭШ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ -- Киевтагы Евромайданда дистәләрчә демонстрациячене үтерүдә гаепләнүче, Виктор Янукович хакимияте җимерелгәннән соң Кырымга качкан "Беркут" хезмәткәрләре киләчәктә Мәскәү урамнарында да тәртип саклау өчен чыгарылырга мөмкин. Шимбә көнне Акмәчеттәге Русия баш консуллыгы "Беркут"та хезмәт иткән 9 кешегә Русия паспорты тапшырды. Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе Русия ватандашлыгы алган һәм Русия эчке эшләр министрлыгында эшләргә теләүче элекке беркутчылардан махсус бүлек оештырырга әзер булуын белдерде.
23:57 1.3.2014


МИҢНЕХАНОВ КЫРЫМТАТАРЛАРЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ -- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия телевидениесенең туры эфирында кырымтатарларына башта урысча, аннары алып баручы Сергей Брилев тәкъдиме белән татарча мөрәҗәгать итеп Кырымда милләттара тынычлык сакларга чакырды.
23:46 1.3.2014
Чубаров: Кырым кризисы дөньядагы халыкара мөнәсәбәтләрне үзгәртә ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

ЧУБАРОВ: КЫРЫМ НИЗАГЫ ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТӘ АЛА [видео] -- Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров 1 мартта Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Киев үзенең атом коралларын Мәскәүгә тапшырганнан соң АКШ, Британия һәм Русиянең Украина бербөтенлеген гарантияләве турында 1994 елгы килешүне һәм башка килешүләрне бозып Русиянең Кырымга бәреп керүе дөньяда моңарчы булган халыкара мөнәсәбәтләрне үзгәртә ала, дип кисәтте.
23:28 1.3.2014
Чубаров Төркия һәм Көнбатыш белән киңәшләшкән
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:08 0:00

ЧУБАРОВ ТӨРКИЯ, КӨНБАТЫШ БЕЛӘН КИҢӘШКӘН [видео] -- Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров 1 мартта Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Кырымдагы хәлләрнең инде халыкара мәсьәләгә әверелгәнлеген һәм Кырым тирәсендәге вазгыять турында Украина җитәкчелеге белән генә түгел, АКШ, Германия, Төркия рәсмиләре белән дә сөйләшкәнлеге турында белдерде. Шул ук вакытта Чубаров Кырым мәсьәләсе бары тик Украинаның бербөтенлеге нигезендә генә чишелә ала, диде.
19:18 1.3.2014
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ УКРАИНАГА КИЛДЕ
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Украинага килде. Бу хакта Бизнес-Онлайн хәбәр итә.
19:05 1.3.2014
ПУТИН УКРАИНАГА ГАСКӘР КЕРТӘ -- Русия президенты Владимир Путин "Украинада иҗтимагый-сәяси вазгыятьне нормальләштерү өчен анда Русия гаскәрен куллану" үтенече белән Федерация шурасына мөрәҗәгать итте. Федерация шурасы аның мөрәҗәгатен бертавыштан хуплады. Туры трансляция Федерация шурасының рәсми сәхифәсендә барды. Моңа кадәр Кырым автоном республиканың министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов ярдәм сорап Русия президентына мөрәҗәгать иткән иде.
14:22 1.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫ КҮЧЕРЕЛДЕ
Кырым статусы турында референдум 30 мартка күчерелде. Бу хакта бүген автоном республиканың министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов белдерде. Элегрәк референдумның 25 майда узачагы хәбәр ителгән иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG