Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

13:48 6.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫ 16 МАРТКА КҮЧЕРЕЛДЕ--

Кырым автономиясенең статусын хәл итәчәк референдум 16 мартка күчерелде. Элегрәк аның 30 мартта узачагы хәбәр ителгән иде.
13:46 6.3.2014


КАЗАН КРЕМЛЕ АСТЫНА "СУГЫШКА - ЮК!" ДИП ЯЗГАННАР--

Узган төндә Казан кремле астында билгесез кешеләр кар өстенә "Сугышка - юк" һәм "No war" дип язганнар. Хәрефләрнең биеклеге берничә метр, язу Үзәк стадион һәм Ленин дамбасы ягыннан ерактан күренеп тора.

Кичә шушы ук җирдә Путинның Кырымга карата сәясәтен яклап хакимият митингы узган иде. Анда берничә мең кеше катнашты.
23:38 5.3.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere

ЯВЛИНСКИЙ УКРАИНАГА ГАСКӘР КЕРТҮ МӘСЬӘЛӘСЕНДӘ ПЕТЕРБУР ДЕПУТАТЛАРЫН ТӘНКЫЙТЬЛИ (ВИДЕО)
"Яблоко" фракциясе җитәкчесе Григорий Явлинский Петербур канун чыгару шурасын Украина вазгыятенә карата мөрәҗәгате өчен тәнкыйтьли.
19:14 5.3.2014
КАЗАНДАГЫ КЫРЫМ МИТИНГЫНА МӘҖБҮРИЛӘП ЧЫГАРГАННАР
Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Кырымга теләктәшлек белдерү митингы узды. Анда катнашучылар инстаграмда язганча, берәүләрне анда мәҗбүриләп чыгарганнар, башкаларны чарага барыр өчен дәресләрдән азат иткәннәр.










18:54 5.3.2014
МИҢНЕХАНОВ ҺӘМ ЧУБАРОВНЫҢ ОЧРАШУЫ (ВИДЕО)--

Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кырым татарлары белән очрашуының видеосы пәйда булды.

18:50 5.3.2014
КАЗАН ДЕПУТАТЫ "БЕРКУТ"НЫ ЭШКӘ ЧАКЫРГАН--

Казанда Кырым хөкүмәтен яклап узган митингта Казан дәүләт шурасы депутыт Илдус Янышев «Беркут» хезмәткәрләрен эшкә чакырган. Ул үзенең «Дельта» хосуси саклау ширкәте башлыгын булуын һәм «Беркутларны» мактап эшкә урнаштырырга әзер булуын әйткән.
17:57 5.3.2014
МИҢНЕХАНОВ АКМӘЧЕТТӘ ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕНДӘ БУЛДЫ--

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга сәфәре барышында Акмәчеттә җәмигъ мәчетендә булган. Анда ул Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашкан.

Күптән түгел Татарстан инвесторлары Акмәчеттә төзеләчәк җәмигъ мәчетен финанслауны үз өсләренә алачагы әйтелгән иде.

Билгеле булганча, чәршәмбе көнне Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Татарстан ягыннан аны премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, ә Кырымнан министрлар шурасы рәисе урынбасары Рөстәм Тимергалиев имзалады.
16:21 5.3.2014
ЧЕЛТӘР БӘХӘСЛӘРЕ--

Социаль челтәрләрдә актив рәвештә Миңнехановның Кырымга килүе турында фикер алышалар.

“Путин Кырымга һаман үз илчеләрен җибәрә дә җибәрә. Аларның төп максаты: мәҗлесне “сатып алу”, ләкин әлегә бу берничек тә барып чыкмый. Кырым татарлары Кырым халкының 15 процентын гына тәшкил итсә дә, сәяси яктан алар 50 процент тәэсир көченә ияләр. Алар белән килештермичә Кырымны яулап булмый”, - дип яза Кырымнан Ahmad AbuMahmyd исемле кулланучы.

Миңнехановның Кырымга баруы турында үз фикерен НОРМ (Рус мөселманнары милли оешмасы) җитәкчесе Харун Сидоров та өсти:

“Соңыннан аның республикасын бетергәч, урынына Мәскәүдән губернатор җибәргәч үкенмәсен”, - ди ул.

Albert Qırımlı исемле кулланучы яза:
“Гадәти хәл. Мөслим илләре белән элемтә корасы булганда да Татарстан җибәрелә. Төрле төрки илләре белән дә шулай ук Татарстан җибәрелә. Мәҗбүри булу күренә ич”.

дәвам

XS
SM
MD
LG