17:07
10.3.2014
КЫРЫМДА ТНВ КҮРСӘТӘ БАШЛАДЫ--
Кырымда барлык Украин телеканаллары аерылган. Алар урынына Русиянең НТВ, Беренче канал, Россия-1, Звезда, ТНТ, Россия-24 каналлары күрсәтә башлаган. Шул исәптән ICTV каналы урынына хәзер ТНВ-Планета күрсәтә.

16:47
10.3.2014
НИ ӨЧЕН КОНСТАНТИНОВНЫҢ КЫРЫМНЫ АЕРАСЫ КИЛӘ?(ИНФОГРАФИКА)--
Украин басмалары Кырымның легитим булмаган парламент спикеры Владимир Константиновның Русиягә кушылу теләген түбәндәге саннар белән аңлата.

15:55
10.3.2014
КЫРЫМНАН РУСИЯ ТАТАРЛАРЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ--
Кырым татары фейсбук аша Русиядәге милләттәшләренә мөрәҗәгать итә. Кызыклы фикерләр..

14:53
10.3.2014
ЭРДОГАН УКРАИНАНЫҢ БӨТЕНЛЕГЕ ЯКЛЫ--
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Украинаның территориаль бөтенлеген һәм суверенитетын якларга кирәк дип белдерде.

14:03
10.3.2014
КЫРЫМТАТАР МӘҖЛЕСЕ САЙТЫНА ҺӨҖҮМ--
Кырымтатар Милли Мәҗлеснең сайтына һөҗүм булган. Бу хакта Мәҗлеснең сүзчесе Лиля Мөслимова белдерә. 27 февральдән сайтның эшләве нык начарланган иде, туктап торган чаклары да булды.
ATR каналы да үзенең сайтын эшләтеп җибәрә алмый. Канал вәкиле Сабина Маметова сүзләренчә, сайтның эшләп китүе икеле. Узган җомга 15 сәгатьләр тирәсендә ATR сайтына һөҗүм булды.

14:02
10.3.2014
ЯНУКОВИЧ ЯНӘДӘН ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК--
Иртәгә 11 мартта Украинаның элекке президенты Виктор Янукович Дондагы Ростов шәһәрендә янәдән матбугат очрашуы уздырачак.

22:28
9.3.2014
КЫРЫМДА ТАТАРЛАРНЫҢ МИЛЕГЕН ЯНДЫРГАННАР--
7-8 март төнендә Алушта янындагы Рыбачье авылында татарлар тоткан кунакханәгә һәм аның янындагы машиналарга ут төрткәннәр, дип хәбәр итә Кырым хәбәр агентлыгы.

21:47
9.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫНА КРЕМЛЬ АГИТАЦИЯСЕ (ФОТО)--
Кырымда 16 мартта узачак автономия статусы референдумына агитация башланган.