Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

18:14 16.3.2014
Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

АКСЕНОВ: "РЕФЕРЕНДУМ"НЫ ГАМӘЛИ ДИП САНАП БУЛА --

Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов Кырымда үткәрелгән "референдум"ны гамәли дип санарга була диде. Аксенов әйтүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 85 проценттан артыгы катнашыр дип көтәргә кирәк. Ул "референдум"ның гамәли дип саналырга тиешлеген инде хәзер үк ныклы ышаныч белән әйтеп була диде. Элегрәк референдумга әзерләнгән бюллетеньнәр санының сайлаучылар саныннан күпкә зуррак булуы турында хәбәрләр булган иде.
16:48 16.3.2014
"РЕФЕРЕНДУМ"ДА КАНУН БОЗУЛАР --

Кырым "референдум"ында канун кысаларына сыймый тоган яңа күренешләр теркәлгән: Сайлаучылар исемлегенә инде вафат булган кешеләр дә кертелгән, АТР телевидениесе хезмәткәрләре Белогорскидагы тавыш бирү урыннарында булганнан соң аларның һәрберсендә сайлаучыларның өстәмә исемлеге булуын белдерде, тавыш бирү көнендә дә Русиягә кушылырга үгетләүче агитация эшләре дәвам итә, кайбер урыннарда хәтта тавыш көчәйткечләр аша барлык тирә якка Русияне зурлаучы җырлар яңгыратыла, "Россия начинается в Крыму" җыры аеруча еш яңгырый, иртән Акмәчет урамнары буйлап Русия әләмнәре куелган агитацион машиналар төркемнәре йөргән.
15:16 16.3.2014
Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров
Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров

КЫРЫМТАТАРЛАР ҮЗБИЛГЕЛӘНҮ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕ --
Кырымтатарлар бәйсез Украина кысаларында үзбилгеләнү хокуклары турында белдерде. Бу хакта Мәҗлеснең Украина югары радасы һәм украин халкына мөрәҗәгатендә әйтелә. Мәрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, кырымтатарлар Русия баскынына тәнкыйть белдерә, “референдум” нәтиҗәләрен танымый һәм Кырым язмышын кырымтатар халкы теләген искә алмый хәл итү ниятләренә кискен каршы чыга.
15:08 16.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫНДА ЧИРАТЛАР ДА БУЛГАН -- Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу максатындагы референдумны оештырчы Кырым үзәк сайлау комиссиясе рәисе Михаил Малышев сайлаучыларның тавыш бирүгә күпләп килүен, хәтта кайбер тавыш бирү урыннарында иртәнге сәгатьләрдә чиратлар булуын белдереп "сайлаучыларның мондый активлыгын совет чорыннан бирле күргәнем юк иде", диде. Кырымтатарлар, Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек чит ил көчләре басып алган җирдә мондый референдум уздыру бернинди нормага да сыймый дип аны танымауларын белдерде.
14:52 16.3.2014
Референдум бюллетене
Референдум бюллетене

КЫРЫМДА КАРШЫЛЫКЛЫ РЕФЕРЕНДУМ УЗА --
Якшәмбе Кырымда Русиягә кушылу мәсьләсендә референдум уза. Тавыш бирү кәгазьләрендә ике сорау куелган:
  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булуын телисезме?
Рәсми Мәскәүдән кала башка илләр референдумны танымаячагын белдерде.
20:01 15.3.2014
Мәскәүдә Тынычлык йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00
МӘСКӘҮДӘ ТЫНЫЧЛЫК МАРШЫ ҮТТЕ --
Мәскәүдә Русиянең Кырымга басып кереп Украина белән сугыш хәленә килүенә каршы узган Тынычлык йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты. [ВИДЕО]
19:46 14.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫ ЯНӘ УРАМДА (ФОТО)--

Акмәчеттә урам җыеннары дәвам итә.

17:29 14.3.2014
ЛАВРОВ ҺӘМ КЕРРИ КЫРЫМ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘ (ФОТО)--

Сергей Лавров һәм Джон Керри Кырым кризисы турында менә шулай сөйләшә.

дәвам

XS
SM
MD
LG