Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

02:25 1.3.2014

ДАВУТОГЛУ ҖӘМИЛЕВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ --


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Украинага килде. Киевка төшү белән ул кырымтатар халкы лидеры, депутат Мостафа Җәмилев белән очрашып Кырымдагы вазгыять турында сөйләште.
06:56 1.3.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere


ОБАМА МӘСКӘҮНЕ КИСӘТӘ -- АКШ президенты Барак Обама Русияне Кырымга хәрби һөҗүм башлаудан тыелып калырга дип кисәтте. Ак йортта чыгыш ясап Обама Русия хәрбиләренең Кырымдагы хәрәкәтләренә Вашингтонның борчылуын белдерде һәм Русияне халыкара килешүләрдән тайпылмаска чакырды. "АКШ Украинага бәреп кергән өчен түләргә туры киләчәген халыкара җәмәгатьчелек белән берлектә белдерә", диде Обама.
14:22 1.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫ КҮЧЕРЕЛДЕ
Кырым статусы турында референдум 30 мартка күчерелде. Бу хакта бүген автоном республиканың министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов белдерде. Элегрәк референдумның 25 майда узачагы хәбәр ителгән иде.
19:05 1.3.2014
ПУТИН УКРАИНАГА ГАСКӘР КЕРТӘ -- Русия президенты Владимир Путин "Украинада иҗтимагый-сәяси вазгыятьне нормальләштерү өчен анда Русия гаскәрен куллану" үтенече белән Федерация шурасына мөрәҗәгать итте. Федерация шурасы аның мөрәҗәгатен бертавыштан хуплады. Туры трансляция Федерация шурасының рәсми сәхифәсендә барды. Моңа кадәр Кырым автоном республиканың министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов ярдәм сорап Русия президентына мөрәҗәгать иткән иде.
19:18 1.3.2014
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ УКРАИНАГА КИЛДЕ
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Украинага килде. Бу хакта Бизнес-Онлайн хәбәр итә.
23:28 1.3.2014
Чубаров Төркия һәм Көнбатыш белән киңәшләшкән
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:08 0:00

ЧУБАРОВ ТӨРКИЯ, КӨНБАТЫШ БЕЛӘН КИҢӘШКӘН [видео] -- Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров 1 мартта Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Кырымдагы хәлләрнең инде халыкара мәсьәләгә әверелгәнлеген һәм Кырым тирәсендәге вазгыять турында Украина җитәкчелеге белән генә түгел, АКШ, Германия, Төркия рәсмиләре белән дә сөйләшкәнлеге турында белдерде. Шул ук вакытта Чубаров Кырым мәсьәләсе бары тик Украинаның бербөтенлеге нигезендә генә чишелә ала, диде.
23:46 1.3.2014
Чубаров: Кырым кризисы дөньядагы халыкара мөнәсәбәтләрне үзгәртә ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

ЧУБАРОВ: КЫРЫМ НИЗАГЫ ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТӘ АЛА [видео] -- Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров 1 мартта Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Киев үзенең атом коралларын Мәскәүгә тапшырганнан соң АКШ, Британия һәм Русиянең Украина бербөтенлеген гарантияләве турында 1994 елгы килешүне һәм башка килешүләрне бозып Русиянең Кырымга бәреп керүе дөньяда моңарчы булган халыкара мөнәсәбәтләрне үзгәртә ала, дип кисәтте.
23:57 1.3.2014


МИҢНЕХАНОВ КЫРЫМТАТАРЛАРЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ -- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия телевидениесенең туры эфирында кырымтатарларына башта урысча, аннары алып баручы Сергей Брилев тәкъдиме белән татарча мөрәҗәгать итеп Кырымда милләттара тынычлык сакларга чакырды.

дәвам

XS
SM
MD
LG