15:48
4.3.2014
АКМӘЧЕТТӘ ХӘРБИ БАЗА КАРШЫНА ХАЛЫК ҖЫЕЛА--
Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләрен яклар өчен килгән 30лап кеше (аларның күпчелеге хатын-кызлар) янына 60лап казак җыелды. Ике як арасында бәхәсләр бара.

15:54
4.3.2014
РӨСТӘМ ТИМЕРГАЛИЕВ: ТАТАРЛАРГА ХӨКҮМӘТТӘ УРЫННАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ--
Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев хөкүмәттә кырымтатарларга бер вице-премьер, ике министр урыны һәм министр урынбасары урыннарын тәкъдим итте. "Без мәҗлес белән сөйләшүләр алып барабыз", - диде.
Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров моны кире какты.
"Безнең белән беркем дә бу мәсьәләдә сөйләшүләр алып бармый", - диде ул.

15:56
4.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫНЫҢ ИШЕКЛӘРЕНӘ ТӘРЕЛӘР ЯСАГАННАР--
Бакчасарайның бер районында кырымтатарлар үз ишекләрендә билгесез кешеләр ясаган тәреләр күрә башлаган. Кырымтатарлар, "моны безне куркыту өчен эшлиләр", ди.

16:02
4.3.2014
РОМАНИЯ ТАТАРЛАРЫ БИТАРАФ ТҮГЕЛ--
Бүген Романиядәге кырымтатар диаспорасы мәҗлес белән
телефон аша элемтә үткәрә. Төп максат Кырымдагы соңгы вакыйгалар, Романиядәге кырымтатар диаспорасының моңа мөнәсәбәтен өйрәнү
Элемтәдә мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы Али Хәмзин, "Йолдыз" журналының баш мөхәррире Диләвәр Осман һәм башкалар катанаша.

18:43
4.3.2014
ДӨНЬЯ МӨСЕЛМАННАРЫ КЫРЫМ ӨЧЕН УРТАК ДОГА КЫЛА--
4 мартта Казан вакыты белә төнге 11.10-11.20 сәгатьтә Кырым татарлары өчен дога кылыначак. Бу хакта Нью-Йорк кырымтатар җәмгыяте хәбәр итә.

19:48
4.3.2014
ВАШИНГТОНДА КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫНА ТЕЛӘКТӘШЛЕК ЧАРАСЫ УЗАЧАК--
6 мартта Вашингтонда Кырым татарларына теләктәшлек белдерү чарасы узачак. Аны Американың Украина конгрессы комитеты уздыра. Бер төркем Кырым татары һәм теләктәшлек белдерүчеләр Нью-Йорктан киләчәк.

22:41
4.3.2014
РУСИЯ ХӘРБИЛӘРЕ БЕРЕНЧЕ ИНТЕРВЬЮ БИРДЕ (ВИДЕО) --
Керчтагы хәрби киемдәге кораллы кешеләр, үзләрен Русия хәрбиләре дип атап, ләкин исемнәрен әйтмичә украин журналистларының сорауларына җавап бирә. Алар сүзләренчә, Русия хәрбиләре Украинада тәртип саклый һәм террорчылак актларны булдырмау белән шөгыльләнә.

сервер хатасы
Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.
Please use Search above to see if you can find it elsewhere
00:03
5.3.2014
ЧӘРШӘМБЕДӘ КЫРЫМДА ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫН КӨТӘЛӘР
5 мартта Акмәчеткә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә Кырымның "Русское единство" оешмасында белдерделәр. Татарстан президенты кырымтатар җитәкчеләре белән дә очрашырга тиеш. 27 февральдә билгесез кораллы төркем камавындагы утырышында Кырым парламенты яңа хөкүмәт төзелүен, аның җитәкчесе итеп Мәскәүгә кушылуны яклаган, элек җинаятьчел эшәләргә катнашы булган Сергей Аксеновны билгеләвен игълан итте. Киев бу хөкүмәтне танымый.