13:46
6.3.2014
КАЗАН КРЕМЛЕ АСТЫНА "СУГЫШКА - ЮК!" ДИП ЯЗГАННАР--
Узган төндә Казан кремле астында билгесез кешеләр кар өстенә "Сугышка - юк" һәм "No war" дип язганнар. Хәрефләрнең биеклеге берничә метр, язу Үзәк стадион һәм Ленин дамбасы ягыннан ерактан күренеп тора.
Кичә шушы ук җирдә Путинның Кырымга карата сәясәтен яклап хакимият митингы узган иде. Анда берничә мең кеше катнашты.
13:48
6.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫ 16 МАРТКА КҮЧЕРЕЛДЕ--
Кырым автономиясенең статусын хәл итәчәк референдум 16 мартка күчерелде. Элегрәк аның 30 мартта узачагы хәбәр ителгән иде.

15:13
6.3.2014
ЧУБАРОВ: РУСИЯГӘ КЕРҮ КАРАРЫН "АКЫЛСЫЗЛАР" КАБУЛ ИТТЕ--
Кырым татар милли мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров автономия хакимиятенең Русиягә керү карарын тәнкыйтьләп чыкты. Аның сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелек Украина бөтенлеген саклар өчен барысын да эшләргә тиеш. Бу хакта ул "Громадського ТВ" каналы эфирында белдерде. Кырым югары шурасының Русиягә керү карарын "акылсызлар" кабул итте, ди Чубаров.
Кырым татарлары автономиянең яңа хакимиятен танымый.

15:21
6.3.2014
сервер хатасы
Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.
Please use Search above to see if you can find it elsewhere
УКРАИН ҺӘМ РУСИЯ ХӘРБИЛӘРЕНЕҢ ДИАЛОГЫ
Интернетта Кизләү (Евпатория) шәһәрендә булган бер яктан Украин һәм икенче яктан Русиянеке дип шикләнелгән хәрбиләрнең эчтәлекле диалогы пәйда булды.
16:14
6.3.2014
ЧУБАРОВ РЕФЕРЕНДУМНЫ БОЙКОТЛАРГА ЧАКЫРДЫ--
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров автономия хакимияте уздырырга җыенган Кырым статусын билгеләячәк референдумны бойкотларга чакырды. Аның сүзләренчә, Кырымтатар халкы аның нәтиҗәләрен танымаячак. Бу хакта ул АРТ каналының туры эфирында белдерде.
Элегрәк референдумның 16 мартка күчерелгәне хәбәр ителгән иде.

16:18
6.3.2014
19:42
6.3.2014
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырымда кан коелу һәм күпсанлы корбаннар булу куркынычы турында кисәтеп кичекмәстән халыкара тынычлык саклаучылар кертергә чакырды. [ВИДЕО]
20:16
6.3.2014
КЫРЫМ ХАКИМИЯТЕ РУС АКЧАСЫН КЕРТЕРГӘ ТЕЛИ--
Кырымның яңа хакимияте Русиягә кушылу планы кысаларында кулланылышка рус акчасын кертергә әзер булуын белдерде. Бу хакта автономия вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевка сылтама ясап Интерфакс хәбәр итә.