Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

18:28 11.3.2014
ҖӘМИЛЕВ ШӘЙМИЕВ БЕЛӘН ОЧРАШУ ӨЧЕН МӘСКӘҮГӘ БАРА --
Кырымтатар Мәҗлесенең элекке рәисе, Украина Радасы депутаты Мостафа Җәмилев Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашу өчен Мәскәүгә бара. Җәмилевнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу сәфәр Украина җитәкчелеге белән килештерелгән.
18:58 11.3.2014
РЕФЕРЕНДУМ АГИТАЦИЯСЕ КҮРЕНЕШЕ (ФОТО)--

Кырымның үзэшчән хакимияте агитация аша халыкны референдумда катнашырга гына түгел, ә ачыктан-ачык Русияне сайларга өнди.
19:34 11.3.2014
БЕЛОГОРСКИ РЕФЕРЕНДУМ УЗДЫРАЧАК--

Кырымның Белогорски шәһәр шурасы депутатлары 16 мартта үтәчәк референдумга әзерләк башлау турында карар алдылар. Бу карар өчен регионнар фиркасенең 18 депутаты тавыш бирде. Корылтай-Рух фракциясенең 11 кырымтатар депутаты бу карарга каршы чыкты. Ләкин күпчелек булган регионнар фракциясе тавышлары өстен чыкты. Белогорскида референдумны әзерләү регионал Ирина Бойченкога йөкләнде.

Элегрәк шәһәр мэры булган кырымтатары Альберт Кангиев референдумны үткерүдә катнашмаячагын белдергән иде. Шәһәр шурасы алган карардан соң ул “референдумны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсендә мин беркемне кулыннан тотмыйм”, диде.
20:13 11.3.2014
ШӘЙМИЕВ ҖӘМИЛЕВНЕ ПУТИН БЕЛӘН ОЧРАШЫРГА ҮГЕТЛИ--

Кырымтатар милли мәҗлесенең элекке рәисе Мостафа Җәмилев иртәгә, 12 мартта, Мәскәүдә Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев белән очрашачагын белдерде. Шәймиев телефон сөйләшүендә элекке кырымтатар лидерына Русия президенты Владимир Путин белән очрашырга киңәш иткән.

Әлегә Җәмилев Путин белән очрашуга ризалык бирмәгән. Русиягә кушылу мәсьәләсе күтәрелсә, очрашу булмаячак, дигән ул.

Аның сүзләренчә, хәзер Русия яклы булган кырымтатар оешмасында да бүленү күзәтелә. Хәзер анда берничә кеше генә калган. Барлык кырымтатар халкы Мәскәүгә каршы булган милли мәҗлес тирәсендә тупланган.
20:22 11.3.2014
ТНВ-ПЛАНЕТА "ХАЙТАРМА"НЫ КҮРСӘТӘЧӘК--

Кырымда күрсәтә башлаган ТНВ-Планета каналы иртәгә, 12 мартта кырымтатарларның депортациясе турында "Хайтарма" фильмын тәкъдим итәчәк.

Шулай ук каналда ашыгыч рәвештә яңа тарихи тапшыру башлыйлар. Аның беренче чыгарылышлары Казан һәм кырымтатарларының тарихи бәйләнешләренә багышланган. Тапшыруны журналист Римзил Вәлиев алып барачак.
20:27 11.3.2014
КЫРЫМ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕФЕРЕНДУМЫН ЧАГЫШТЫРУ--

Журналист Ирек Мортазин 16 мартта узачак Кырым статусы турындагы референдумны һәм 1992 елгы Татарстан статусы турындагы референдумны чагыштыра. Кызык фикерләр..

14:52 12.3.2014
КЫРЫМДА ЖУРНАЛИСТЛАРГА ИНСТРУКТАЖ БИРӘЛӘР--

Кырымда эшләүче журналистларга референдумны яктыртканда яхшы яктан гына яктыртырга кушканнар.
15:17 12.3.2014
АКМӘЧЕТТӘ ПУТИН ПОРТРЕТЛАРЫН ЯСАГАННАР. ГИТЛЕР МЫЕКЛАРЫН ӨСТӘП (ФОТО)--

Акмәчет (Сиферополь) урамнарында Путинның граффити-постерларын ясап чыкканнар. Ул анда Гитлер рәвешендә сурәтләнгән. Портрет астына Putler Caput дип язганнар. Шуның белән иҗатчылар Путинның Кырым оккупациясенә каршылык белдерә.

дәвам

XS
SM
MD
LG