Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

17:40 12.3.2014
КЫРЫМНЫ РУСИЯДӘ КЕМНӘР КӨТӘ? (ВИДЕО)--

Русия яклы митингта байрак тоткан хатын-кыз Кырымга карата үз фикерен аңлата (дөресрәге, аңлатырга тырыша).
18:58 12.3.2014
"КРЫМ" КАНАЛЫНЫҢ ТАТАР РЕДАКЦИЯСЕ ЭШ ТАШЛАДЫ--

"Крым" дәүләт телерадиокомпаниясенең кырымтатар бүлеге референдум узганга кадәр эш ташлавын белдерде.

Бүлек редакторы Шәүкәт Ганиев белдергәнчә, каналның позициясе кырымтатар редакциясенең позициясенә туры килми.

"Крым" каналы ярымутрауның үзэшчән хөкүмәтенә буйсына.
20:47 12.3.2014
КЫРЫМДА ХӘЗЕР ӨЙЛӘНЕШЕП ҺӘМ КЕШЕ КҮМЕП БУЛМЫЙ--

Кырымның Киев белән каршылыгы сәер хәлләргә китерә. Мисал өчен, хәзер өйләнешүне рәсмиләштереп һәм үлгән кешеләрне җирләп булмый, чөнки Киевта урнашкан мәгълүмат базалары моны эшләргә мөмкинлек бирми. Бу хакта Кырым үзешчән хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев хәбәр итте.
14:03 13.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫ САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ КҮРӘ (ФОТО)--

Кырымтатарлары провокацияләрдән куркып төрле саклану чараларын күрә башлаган. Мәсәлән, менә мондый.
14:08 13.3.2014
АКСЕНОВ: РЕФЕРЕНДУМ АЛДЫННАН ПРОВОКАЦИЯЛӘР БУЛЫРГА МӨМКИН (ВИДЕО)--

Кырымның үзэшчән хөкүмәте министрлар шурасы башлыгы Сергей Аксенов референдум алдыннан провокацияләр булу ихтималын кисәтә.

14:24 13.3.2014
КЫРЫМ ЗООПАРКЫНДА "РУСИЯ" ИСЕМЛЕ ЗЕБРА ТУГАН (ФОТО)--

Кырымның Ялта шәһәрендәге "Әкият" хайваннар бакчасында зебра баласы дөньяга килгән. Колынга "Русия" дип исем кушканнар. Әтисе Султан һәм әнисе Мираны Ялтага Чехиядән алып кайткан булганнар. Кечкенә зебраны зоопаркта инде биш ел көткәннәр. "Русия" исеме Кырым референдумына багышлап кушылган. Малай туган булса "Референдум" дип атар идек, ди зоопарк директоры Олег Зубков. Колынның буе 80 см, авырлыгы 20 кг. "Русия" үзен яхшы хис итә, ди хайван караучылар.
17:20 13.3.2014
КЫРЫМ ХӨКҮМӘТЕ КИЕВ СӘЯСӘТЧЕЛӘРЕН КЕРТМӘЯЧӘК--

Кырымның Русия яклы үзешчән хакимияте Киевның яңа хөкүмәт вәкилләрен ярымутрауга кертмәскә җыена.
13:35 14.3.2014
КЫРЫМДА РУСИЯ АГИТАЦИЯСЕ ДӘВАМ ИТӘ (ФОТО)--

Акмәчет урамнарында менә мондый баннерлар эленеп тора.

дәвам

XS
SM
MD
LG