Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

14:19 14.3.2014
САНКЦИЯ КОРБАННАРЫ ИСЕМЛЕГЕ--

Европа берлеге Кырым кризисы өчен җаваплы булган Русия түрәләренә чикләүләр билгели. Менә ул түрәләрнең исемлеге. Әлегә рәсми түгел.

14:58 14.3.2014
РУСИЯ ЯКЛЫЛАР УКРАИННАРГА ҺӨҖҮМ ИТТЕ. ӨЧ КЕШЕ ҮЛДЕ (ВИДЕО)--

Донецкида Русия яклы активистлар һәм украин патриотлары арасында агрессив бәрелеш булды. Сан ягыннан Русия яклылар шактый күбрәк булганга күрә, хокук саклаучылар украиннарны якларга тырышты, ләкин халыкны тота алмады. Нәтиҗәдә украиннар Русия яклылар алдында тезләнергә мәҗбүр булды. Бәрелешләрдә өч кешенең үлүе хәбәр ителде.

Видео - Vice News интернет-басмасыныкы. Аның журналистлары Кырымнан шәп, кыю репортажлар ясый. Игътибарга лаек. Монда калган чыгарылышларны карарга була.

17:29 14.3.2014
ЛАВРОВ ҺӘМ КЕРРИ КЫРЫМ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘ (ФОТО)--

Сергей Лавров һәм Джон Керри Кырым кризисы турында менә шулай сөйләшә.

19:46 14.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫ ЯНӘ УРАМДА (ФОТО)--

Акмәчеттә урам җыеннары дәвам итә.

20:01 15.3.2014
Мәскәүдә Тынычлык йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00
МӘСКӘҮДӘ ТЫНЫЧЛЫК МАРШЫ ҮТТЕ --
Мәскәүдә Русиянең Кырымга басып кереп Украина белән сугыш хәленә килүенә каршы узган Тынычлык йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты. [ВИДЕО]
14:52 16.3.2014
Референдум бюллетене
Референдум бюллетене

КЫРЫМДА КАРШЫЛЫКЛЫ РЕФЕРЕНДУМ УЗА --
Якшәмбе Кырымда Русиягә кушылу мәсьләсендә референдум уза. Тавыш бирү кәгазьләрендә ике сорау куелган:
  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булуын телисезме?
Рәсми Мәскәүдән кала башка илләр референдумны танымаячагын белдерде.
15:08 16.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫНДА ЧИРАТЛАР ДА БУЛГАН -- Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу максатындагы референдумны оештырчы Кырым үзәк сайлау комиссиясе рәисе Михаил Малышев сайлаучыларның тавыш бирүгә күпләп килүен, хәтта кайбер тавыш бирү урыннарында иртәнге сәгатьләрдә чиратлар булуын белдереп "сайлаучыларның мондый активлыгын совет чорыннан бирле күргәнем юк иде", диде. Кырымтатарлар, Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек чит ил көчләре басып алган җирдә мондый референдум уздыру бернинди нормага да сыймый дип аны танымауларын белдерде.
15:16 16.3.2014
Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров
Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров

КЫРЫМТАТАРЛАР ҮЗБИЛГЕЛӘНҮ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕ --
Кырымтатарлар бәйсез Украина кысаларында үзбилгеләнү хокуклары турында белдерде. Бу хакта Мәҗлеснең Украина югары радасы һәм украин халкына мөрәҗәгатендә әйтелә. Мәрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, кырымтатарлар Русия баскынына тәнкыйть белдерә, “референдум” нәтиҗәләрен танымый һәм Кырым язмышын кырымтатар халкы теләген искә алмый хәл итү ниятләренә кискен каршы чыга.

дәвам

XS
SM
MD
LG