16:48
16.3.2014
"РЕФЕРЕНДУМ"ДА КАНУН БОЗУЛАР --
Кырым "референдум"ында канун кысаларына сыймый тоган яңа күренешләр теркәлгән: Сайлаучылар исемлегенә инде вафат булган кешеләр дә кертелгән, АТР телевидениесе хезмәткәрләре Белогорскидагы тавыш бирү урыннарында булганнан соң аларның һәрберсендә сайлаучыларның өстәмә исемлеге булуын белдерде, тавыш бирү көнендә дә Русиягә кушылырга үгетләүче агитация эшләре дәвам итә, кайбер урыннарда хәтта тавыш көчәйткечләр аша барлык тирә якка Русияне зурлаучы җырлар яңгыратыла, "Россия начинается в Крыму" җыры аеруча еш яңгырый, иртән Акмәчет урамнары буйлап Русия әләмнәре куелган агитацион машиналар төркемнәре йөргән.

18:14
16.3.2014
АКСЕНОВ: "РЕФЕРЕНДУМ"НЫ ГАМӘЛИ ДИП САНАП БУЛА --
Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов Кырымда үткәрелгән "референдум"ны гамәли дип санарга була диде. Аксенов әйтүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 85 проценттан артыгы катнашыр дип көтәргә кирәк. Ул "референдум"ның гамәли дип саналырга тиешлеген инде хәзер үк ныклы ышаныч белән әйтеп була диде. Элегрәк референдумга әзерләнгән бюллетеньнәр санының сайлаучылар саныннан күпкә зуррак булуы турында хәбәрләр булган иде.
18:33
16.3.2014
Кырымның Каменка бистәсендәге тавыш бирү урынында сайлау рәсмиләре кырымтатарлары референдумда әүзем катнаша дисә дә, безнең хәбәрчебез анда кырымтатарларын күрмәде.[ВИДЕО]
18:48
16.3.2014
ПУТИНГА "ЮК" ДИЮЧЕЛӘР ДӘ БАР --
Кырымның үзешчән хакимиятләре референдумның нәтиҗәсендә шикләнмәсә дә, тавышларын алар теләмәгәнчә бирүчеләр дә бар икән..
Кырымның үзешчән хакимиятләре референдумның нәтиҗәсендә шикләнмәсә дә, тавышларын алар теләмәгәнчә бирүчеләр дә бар икән..
Друг из Симферополя прислал. Горжусь им) pic.twitter.com/mgweAtLOXH
— Игорь Боронило (@BoroniloIgor) March 16, 2014
21:42
16.3.2014
ХӘРӘМЛӘШҮЛӘР ТУРЫНДА ХӘБӘР ИТЕЛӘ --
Кырымтатар корылтаена сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев “референдум” дип аталган чара вакытында күп санлы хәрәмләшүләр турында хәбәр итте. Бүген дә, кичә дә, тынычлык көне булуга карамастан, шәһәр Кырымны Русиягә кушылырга чакырган өндәүләр белән тулган, рәсми биналарга Русия әләмнәре эленгән, комиссия әгъзалары кайвакыт паспортларны да сорап трмйый, диде ул радиобызның украин бүлегенә.
23:59
16.3.2014
РЕФЕРЕНДУМ. БЕРЕНЧЕЛ НӘТИҖӘЛӘР --
Кырым хакимиятләре уздырган экзит-пол нәтиҗәләренә күрә референдумда сайлаучыларның 80% чамасы катнашкан, шуларның 93% Кырымны Русиягә кушуны хуплаган.
Вице-премьер Рөстәм Тимергалиев кырымтатарларның 40% катнашты дип белдерде. Кырымтатарлар күпләп яшәгән Бакчасарайда халыкның 60% килгән диелә. Ул арада кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев татарларның 99% тавыш бирүдә катнашмады дип белдерде.
01:33
17.3.2014
УКРАИНАДА 50 КАМАЗ КУЛГА АЛЫНГАН –
Украинаның Чернигов каласында Чаллы ширкәте милеге саналган 50 КамАЗ кулга алынган. Машиналар Астанага куыласы булган. Кулга алучылар – Евромайдан сакчылары – бу гамәлләрен "Русиянең Кырымны басып алуына җавап" дип аңлаткан./ БИЗНЕС-Online

01:55
17.3.2014
КЫРЫМДА НИЧЕК ХӘРӘМЛӘШТЕЛӘР –
Украина сайлаучылар комитетының (КВУ) Кырым бүлеге башлыгы Андрей Крысько "референдумда" булган тәртип бозуларны санады. Хәрәмләшүнең төп ысулы дип ул тавыш бирү көнендә төзелгән өстәмә исемлекләрне атады. [ВИДЕО]