3 сентябрь Украинаның Днепропетровски шәһәрендә август аенда Донецки янындагы Иловайски шәһәрендә Русия яклы сепаратистлар белән бәрелешләрдә һәлак булган Днипро батальоны сугышчыларын искә алдылар.
Украинаның Донецки өлкәсендә Русия хәрбиләре булышлыгы белән сугышчылар Украина армиясен чигерә барганда Мариупольдә яшәүче кешеләр шәһәрне сепаратистлардан сакларга әзерләнә. Ихтыярилардан төзелгән "Азов" батальоны әгъзалары аларны корал тотарга өйрәтә.
Азатлык/Азат Европа Радиосы хәбәрчесе Андрей Бабицкий Донецки янындагы Писки авылында Русия тарафлы сепаратистлар ныгытмасында булып кайтты. "Восток" батальоны сугышчысы әйтүенчә, Донецки өлкәсенең Украина контролендәге өлешен басып алу өчен аларның "җитәрлек коралы һәм тәҗрибәсе" бар.
Русия һәм Украина президентлары Владимир Путин һәм Петро Порошенко телефон сөйләшүендә Украинаның көньяк-көнчыгышындагы низагны чишү юллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков. Ике президентның кризистан чыгу юллары турында карашлары бер-берсенекенә туры килә, дип өстәде ул.
Путин һәм Порошенко Донбасста утны туктату юллары турында сөйләшкән, дип хәбәр итә Интерфакс агентлыгы.
Украин хәрбиләре сепаратчылар белән каты бәрелештән соң Донецки янындагы стратегик яктан әһәмиятле һава аланын калдырып китәргә мәҗбүр булды. Рәсми Киев сепаратчылар хәрби ярдәмне Русиядән ала дип белдерә.
Русиядә яңа дошман – "куркыныч кавказлылар" урынына украиннар килә. Владимир полициясе украин сөйләмле "шикле кешеләрне" эзли.
Донецки һава аланы Украина хәрбиләре кулында кала
Азатлык хәбәрчесе Русия яклы сугышчыларның Донецки һава аланын контрольгә алуы турындагы хәбәрләрне кире какты. Һава аланы Украина хәрибләре кулында. Хәзерге вакытта һава аланы тирәсендә бәрелешләр бармый.
Донецкиның үзендә вазгыять киеренке. Көн буена туп шартлавы тавышлары ишетелеп торган. Ничә кешенең үлүе яки яралануы билгесез.
Мариуполь халкы сугышчыларга каршы ныгытмалар әзерли
Украинаның көнчыгышында Мариуполь шәһәре янындагы Новоазовскины Русия яклы сугышчылар басып алганнан соң Мариуполь халкы үз шәһәрен саклау өчен шәһәр тирәләрен ныгыта, траншеялар казый. Украина президенты Петр Порошенко Русия гаскәрләре Украинага кереп сепаратистларга ярдәм итә башлагач сугышчыларның ныклы һөҗүмгә керешүен белдерде. Сугышчылар җитәкчелеге хәзер Мариупольгә һөҗүм башларга әзерләнүен әйтә.