Accessibility links

Кайнар хәбәр
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.

Украинага интервенция

01:54 31.8.2014

Украинада тоткарланган 10 десантчы Русиягә кайтарылды

Донецки өлкәсендә Украина хәрбиләре тарафыннан тоткарланган Русия десантчылары Русиягә кайтарылды. Бу турыда һава десанты көчләре башлык урынбасары Алексей Рагозин белдерде.

Аның әйтүенчә, десантчылар Белгород өлкәсендәге чик капкасы аша кайтарылган.

26 август иртәсендә Украина иминлек хезмәте илгә чик бозып кергән һәм Донецкига таба 20 чакрым ара узган ун десантчының тоткарлануын белдергән иде. Кострома өлкәсеннән китерелгән ул кораллы десантчыларның хәрби киемнәрендә бернинди тамгалар да булмаган. Русия саклану министрлыгы аларның Украинага ялгыш адашып кергәнлеген әйтте.

13:13 31.8.2014

Германия канцлеры Меркель һәм Европа берлеге рәисе Һерман Ван Ромпей шимбә көнне узган Европа берлеге саммитына йомгак ясаганда берлекнең Русиягә карата яңа чикләүләрне киләсе атнада ук кертәчәген белдерде.

Меркель әйтүенчә, Украинаның көнчыгышында вазгыять начарайса яки хәзергечә калса, Европа берлеге Русиягә яңа чикләүләр кертәчәк.

По словам Меркель, ЕС пойдет на ужесточение санкций в том случае, если ситуация на Украине будет ухудшаться или не изменится нынешнее положение вещей на востоке страны.

Яңа чикләүләрнең нинди булачагы әлегә билгесез. Шулай да хәзерге чикләүләр киңәйтелергә һәм тирәнәйтелергә мөмкин.

15:32 31.8.2014

Мариуполь халкы сугышчыларга каршы ныгытмалар әзерли

Украинаның көнчыгышында Мариуполь шәһәре янындагы Новоазовскины Русия яклы сугышчылар басып алганнан соң Мариуполь халкы үз шәһәрен саклау өчен шәһәр тирәләрен ныгыта, траншеялар казый. Украина президенты Петр Порошенко Русия гаскәрләре Украинага кереп сепаратистларга ярдәм итә башлагач сугышчыларның ныклы һөҗүмгә керешүен белдерде. Сугышчылар җитәкчелеге хәзер Мариупольгә һөҗүм башларга әзерләнүен әйтә.

20:52 31.8.2014

Донецки һава аланы Украина хәрбиләре кулында кала

Азатлык хәбәрчесе Русия яклы сугышчыларның Донецки һава аланын контрольгә алуы турындагы хәбәрләрне кире какты. Һава аланы Украина хәрибләре кулында. Хәзерге вакытта һава аланы тирәсендә бәрелешләр бармый.

Донецкиның үзендә вазгыять киеренке. Көн буена туп шартлавы тавышлары ишетелеп торган. Ничә кешенең үлүе яки яралануы билгесез.

15:11 1.9.2014

Русиядә яңа дошман – "куркыныч кавказлылар" урынына украиннар килә. Владимир полициясе украин сөйләмле "шикле кешеләрне" эзли.

15:05 2.9.2014
Украин хәрбиләре Донецки һава аланыннан чигенде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

Украин хәрбиләре сепаратчылар белән каты бәрелештән соң Донецки янындагы стратегик яктан әһәмиятле һава аланын калдырып китәргә мәҗбүр булды. Рәсми Киев сепаратчылар хәрби ярдәмне Русиядән ала дип белдерә.

13:22 3.9.2014
Путин һәм Порошенко 27 август Мински очрашуында. 27 август 2014
Путин һәм Порошенко 27 август Мински очрашуында. 27 август 2014

Русия һәм Украина президентлары Владимир Путин һәм Петро Порошенко телефон сөйләшүендә Украинаның көньяк-көнчыгышындагы низагны чишү юллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков. Ике президентның кризистан чыгу юллары турында карашлары бер-берсенекенә туры килә, дип өстәде ул.

Путин һәм Порошенко Донбасста утны туктату юллары турында сөйләшкән, дип хәбәр итә Интерфакс агентлыгы.

15:19 3.9.2014
Донецки янында сепаратистлар ныгытмасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Азатлык/Азат Европа Радиосы хәбәрчесе Андрей Бабицкий Донецки янындагы Писки авылында Русия тарафлы сепаратистлар ныгытмасында булып кайтты. "Восток" батальоны сугышчысы әйтүенчә, Донецки өлкәсенең Украина контролендәге өлешен басып алу өчен аларның "җитәрлек коралы һәм тәҗрибәсе" бар.

дәвам

XS
SM
MD
LG