Кырымтатарларны урысча "кайгырту"
Кырымны аннексияләгән көннәрдә кырымтатарларга бик күп вәгъдәләр биргән яңа "хакимият" ярты ел узуга кырымтатарларга каршы репрессияләрне аеруча көчәйтеп җибәрде. Кырымтатар оешмаларын биналарыннан куып чыгаралар, иртә таңнан аларның өйләренә, мәктәпләргә, мәчетләргә корал, наркотик, тыелган дини китаплар эзләү сылтавы белән тентүләр уздырырга киләләр. Билгесез кешеләр алып киткән кырымтатарлар югала бара. Кырым "хакимияте" башлыгы Сергей Аксенов бу чараларны "кырымтатарларны кайгырту" дип атады.
мультимедиа
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте
-
август 21, 2024
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
-
август 09, 2024
"Путин хакимияттән китә алмый"
-
август 08, 2024
Җырчы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшә
-
август 06, 2024
Алсу Кормашның иреккә чыкканнан соң беренче интервьюсы