Төркия республикасының җөмһүрият бәйрәме быел да 29 октябрь көнне Корстон мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылды. Бәйрәм башланыр алдыннан килгән кунакларны котлар өчен иң элек баш консул сүз алды. Бу вазифага әле яңа гына билгеләнгән Турхан Дилмач үз чыгышын татарча ясады. Җыелган кунаклар башта аны исәнләшүне генә татарча башкарыр дип уйлады булса кирәк, бик игътибар итмәде. Чөнки моннан алда Казанда эшләп киткән консуллар шулай итә иде.
Консуллар әле бер хәл, зур җыелышларда Татарстан түрәләренең дә күпчелеге үз чыгышларының башында гына татарча исәнләшеп, төп нотыгын урысча ясый.
Яңа консул татарча чыгышын тәмамлагач, тыңлаучылардан рөхсәт алып кунакларны Төркия республикасына 91 ел тулу уңаеннан төрек телендә дә котлады. Дилмачның татарча чыгышы да, төрекчә чыгышы да урысчага тәрҗемә ителде.
Турхан Дилмач күбрәк Төркия-Русия һәм Төркия-Татарстан арасындагы икътисади хезмәттәшлеккә басым ясаган үз чыгышын "Яшәсен Төркия-Русия һәм Төркия-Татарстан дуслыгы", дип тәмамлады.
Залга җыелган татар галим-зыялылары консулның татар теленә карата булган бу хөрмәтен кул чабып бәяләде.
Турхан Дилмач Төркиянең Казандагы баш консуллыгына быел 11 сентябрьдә килде. Хәзерге вакытта ул баш консул вазифасын башкара. Моңа кадәр Төркиянең Афин, Бишкәк, Мәскәү илчелекләрендә эшләгән. 2010-2014 елларда Мәскәүдә эшләгән вакытта татарча өйрәнә башлаган һәм хәзер дә атнасына ике көн татарча өйрәнүен дәвам итә.