Казанда фатир бәяләре арта
Доллар белән бергә Казанда фатир бәяләре дә күтәрелде. "Флэт" күчемсез милек агентлыгы хезмәткәре Лариса Максимова сүзләренчә, кулланылган фатир бәяләре уртача 6%ка арткан.
"Avito Недвижимость" та яңа төзелгән йортлардагы һәм шулай ук кулланылган фатирга бәяләрнең кискен артуын белдерә. Яңа төзелә торган йортлардагы кв.м бәясе 3,6%ка арткан.
Максимова яңа йортларда бәяләрне төзеп саткан ширкәтләрнең күтәргәнен әйтә. Аның фикеренчә, бөтен нәрсәгә бәя кыйбатлану сәбәпле халыкның акчасы булмаганга, яңа елдан соң торакка бәя төшәргә дә мөмкин.
Белгечләр торакка бәя төшмәячәк белдерә. “Плезир Инвест” директоры урынбасары Рамил Фәхретдинов "Күчемсез милеккә бәянең чиге юк, инфляция бетми торып ул арта гына барачак", ди.
Чаллы халкы совет ризыгын сагынган
Чаллыда Беларуста җитештерелгән тауарлар ярминкәсе бара. Ит-казылык бәяләре югарырак булса да, халык бу ризыкларны чиратларга тезелеп ала.
Кырымда авыл хуҗалыгы үлеп бара
Кырымда авыл хуҗалыгы, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр Кырым аннексиясе сәбәпле быел бик авыр хәлдә калган. Кайбер фермерлар бөлеп эшне туктатса, исән калганнары җитештерелгәнне сата алмауларын әйтә.
Русиядә токмачка бәя арта ала
Октябрь-ноябрьдә бодайның каты төренә бәяләр 70% күтәрелү сәбәпле токмачка (макарон) бәяләр 20-25% артырга мөмкин. Токмач җитештерүче "Экстра М" ширкәте мөдире Андрей Дрибный Интерфакс агентлыгына әйтүенчә, әлегә эре ширкәтләрдә чимал бар, әмма ул беткәч алар сату бәяләрен күтәрергә мәҗбүр булачак.
Балалар бакчасына түләү 12% артачак
Финанс чыгымнары артканга, азык-төлеккә бәяләр күтәрелгәнгә, балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары үскәнгә Татарстанда яңа елдан балалар бакчасына түләүне уртача 12%ка арттырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белдерә.
Украинаны урап узачак тимер юлга 55 миллиард сум кирәк
Русия Белгород һәм Ростов өлкәләрен Украинаны урап узып тоташтыручы тимер юл төзергә дип карар итте, һәм бу төзелешкә 55 миллиард сум кирәк булачак. Бу турыда ИТАР-ТАСС агентлыгына әле проектны тикшерүдә катнашкан бер федераль түрә белдергән. Мондый тимер юл кирәк булачагы турында март аенда Русия Кырымны аннексияләгән вакытта ук Русия тимер юллары беренче вице-президенты Вадим Морозов әйткән иде. Белгородтан төньяктарак урнашкан Прохоровкада Дондагы Ростовтан көньяктагы Батайскига кадәр сузылачак бу яңа тимер юл төзелеше киләсе елда башланырга тиеш. “Киләсе елда Украина уравын төзи башлыйбыз, бәясе – 55 миллиард сум. Ике елда төзеп бетерергә тиешбез”, дигән әлеге түрә. Бу айда Русия тимер юллары инвестиция проектларына, юлларны төзекләндерүгә акча җитмәвен әйтеп дәүләттән 1,4 триллион сум бирүне сораган иде.
Газпромбанкка дәүләт акчасын бирү мәсьәләсе карала
Русия хөкүмәте Көнбатыш чикләүләре нәтиҗәсендә финанс кыенлыклары кичерүче Газпромбанкка ярдәм итү өчен ФНБдан (Фонд национального благосостояния) акча бүлеп бирү мәсьәләсен карый. Бу турыда Интерфакс агентыгына Русия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев белдергән. Аның әйтүенчә, Газпромбанкка дәүләттән 100 миллиард сум кредит бирелергә мөмкин.
Узган атнада Русия финанс министры Антон Силуанов ВТБ банкының да әлеге фондтан 250 миллиард сум бирүне соравын әйткән иде.
Русиядә Apple бәяләре 20-25 процентка күтәрелә
Apple ширкәте Русиядә iPhone 6 бәясенең 1 декабрьдән 20-25 процентка күтәрелүен игълан итте. 16 Гб хәтере булган иң арзанлы iPhone 6 бәясе 39990 сум булачак. Моңарчы ул 31990 сумга сатыла иде. Бәя 8 мең сумган, ягъни 25 процентка арта. 128 Гб хәтерле, иң кыйбатлы iPhone 6 Plus бәясе 20 процентка артып 58990 сумга җитә. Бишенче буын iPhonе һәм iPadлар да нык кыйбатлана.