Аннексияләнгән Кырымның рәсми делегациясе 14 ноябрьдә Татарстанга юл тотты. Казанда ике республика, ягъни Кырым белән Татарстан арасында сәүдә-икътисад, социаль-мәдәни, гыйльми-техник хәзмәттәшлек хакында 5 еллык килешү имзалау көтелә. Килешүне Кырым ягыннан Кырым башлыгы, Кырым министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов имзалаячак. Делегациядә Кырым Дәүләт шурасы рәис урынбасары Ремзи Ильясовта бар.
15 матдәдән торган килешү нигезендә ике республика төрле өлкәләрдә, федераль, региональ програмнарда катнашып хезмәттәшлек итәчәк.
Татарстан март аеннан бирле ярдәм күрсәтеп килгән Бакчасарай районы белән хезмәттәшлек хакында да Татарстан һәм Бакчасарай районы арасында аерым килешү имзалау каралган.
Кырымның милләтләр эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов Азатлыкның бу аңлашудан нәрсә көтәргә мөмкин дигән соравына менә нәрсә диде:
– Татарстан һәм Кырым арасында хәзмәттәшлек хакында килешү Татарстанның зур икътисади потенциалын күздә тотып имзаланса кирәк. Татарстан болай да Кырымга, хосусан Бакчасарай районына сизелерлек ярдәм итеп тора. Мондый килешү имзалангач, ике төбәк өчен бу аңлашу тагын да сизелерлек нәтиҗә китерәчәгенә өмет итәм, чөнки килешү булгач ике арада хәзмәттәшлек өчен мөмкинлекләр тагын да киңәячәк.
– Дәүләт комитеты хәзер кырымтатарларны урнаштыру федераль програмы белән эшли. Бу програмда нәрсә каралган, күпме акча аерыла аңа?
– 2020 елга хәтле бу програмга федераль бюджеттан 10,5 млрд. сум акча аерылачак. Бу акчалар репрессиягә дучар булган болгар, грек, алман, кырымтатар халыклары мәсьәләләрен Владимир Путин чыгарган фәрман нигезендә чишү өчен сарыф ителәчәк.
– 2015 елда нинди эшләр башкарылачак?
– Акмәчеттә, кырымтатарлар укмашып яшәгән, инде дистәләрчә ел төзелеп бетмәгән милли мәктәпне, 180 фатирлы йортны, 120 урынлы балалар бакчасын ниһаять төзеп бетерергә, 2020 елга хәтле 15 мәктәп төзергә планлаштырабыз. Кырымтатарлар яшәгән Хошкилде микрорайонда 25 чакрым, Родниковоеда 6 чакрым озынлыкта табигый газ үткәргечләрен үткәрдек.
– Үзбәкстаннан, башка сөргенлек урыннарыннан кырымтатарларны кайтару бу програмда каралмаганмы?
– Юк, програмда бу каралмаган, ләкин без монда яшәгәннәрне урнаштырсак, тиешле яшәеш шартлары тудырсак, ул урыннардан кайтучылар өчен дә бу җиңеллек тудырыр иде.
– Сез Исмәгыйль Гаспринский исемендә Медиа-үзәк булдырачакбыз, анда "Яңа Дөнья" газеты, "Кырымучпедгиз" керәчәк дидегез. Бу хакта төрле имеш-мимешләр йөри. Бу хакта бер-ике сүз эйтегезче.
– Бу медиа-үзәкне барлыкка китерү эше бара, ул берсүзсез булдырылачак. Үзәккә керергә башка кырымтатар газетлары белән бергә алман, әрмән, болгар җәмгыяте газетлары да теләк белдерде инде. Бу медиа-үзәктә интернет ресурс та булдырылыр, без бу матбугат чараларына ярдәм итәргә жыенабыз.