Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Акбузат" халыкара этник кино фестивале узды


Ачу һәм ябу чаралары Конгресс-холлда узды.
Ачу һәм ябу чаралары Конгресс-холлда узды.

27-29 ноябрь көннәрендә Уфада беренче "Акбузат" халыкара этник кино фестивале узды. Бәйгедә иң күп катнашучылар – Мәскәү режиссерлары фильмнары булды.

Халыкара фестивальдә ике номинацидә ярыш узды. Беренчесе – документаль кинолар булса, икенчесе – нәфис фильмнар. Шулай ук бәйгедән тыш документаль фильмнар да күрсәтелде.

Фестивальдә Германия, Куба, Болгарстан, Кыргызстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Иран, Латвия, Русия төбәкләреннән Хабаровски өлкәсе, Якутия, Бурятия, Төньяк Осетия, Дагстан, Татарстан фильмнары катнашты.

Илдар Матуров
Илдар Матуров

Татарстан Илдар Матуровның "Туфан – Туфан инде" исемле документаль фильм һәм бәйгедән тыш бер документаль, Башкортстан – 3 нәфис, 2 документаль фильм тәкъдим итте. ​Чарада иң күбе Мәскәү режиссерларының фильмнары булды. Мәскәүлеләр 5 документаль, 4 нәфис фильм алып килгән иде.

Конкурстан тыш катнашкан документаль кинолар арасында Фәрит Фарисовның "Мәскәү татарлары серләре" исемле документаль фильм да күрсәтелде. Нәфис фильмнар “Ватан” кинотеатрында, документаль фильмнар Актерлар йортында күрсәтелде. Ачу һәм ябу чаралары Конгресс-холлда узды. Ачу һәм ябу тантаналарында режиссерлар, кинода уйнаучы актерлар, бәяләмә төркеме әгъзалары кызыл келәмнән узды.

Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

"Мәскәү татарлары серләре" фильмын карауда башкаланың милли хәрәкәте әгъзалары да катнашты. Фильмда Мәскәү татарларының Русиягә нигез салудагы өлеше, күренекле кешеләре, тарихы турында сүз барды. Чарадан соң Фәрит Фарисов җәмәгатьчелекнең сорауларына җавап бирде. Ул татарлар турындагы фильмның тагы 7 кисәге төшереләчәген әйтте. Фарисовка Башкортстан татарлары конгрессы һәм җәмәгатьчелек пулатларының мактау кәгазьләре тапшырылды.

Өч фестиваль көнендә 43 фильм күрсәтелде, шул исәптән конкурс программасында 14 документаль һәм 19 уен фильмы һәм конкурстан тыш 10 эш катнашты. Халыкара бәяләмә төркемен Таҗикстаннан режиссер һәм җәмәгать эшлеклесе Дәүләт Худоназаров җитәкләде.

Фестивальнең иң югары бүләге – Гран-прины – көмеш Акбузат сынын Татьяна Скабардның (Мәскәү) режиссер, рәссам, актер, язучы, фестивальнең абруйлы кунагы Шәүкәт Абдусәлимовка багышланган "Мәңгелек илгизәр" документаль фильмы яулады.

Режиссерлык эше өчен Әмир Абдразаков исемендәге махсус бүләккә Татарстан республикасыннан Илдар Матуровның “Туфан – Туфан инде” документаль фильмы лаек булды. Шулай ук башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.

XS
SM
MD
LG