Accessibility links

 
"Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен Стәрлетамак блогерын өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Кайнар хәбәр

"Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен Стәрлетамак блогерын өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр март аенда аның интернетта трансляция уздыруы һәм "Крокус Сити Холл"да үлүчеләр истәлегенә игълан ителгән матәм "аерым дәүләткә – Мәскәүгә генә кагыла" диюе хәбәр ителгән иде. 

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Рөстәм Әбсәләмовны интернет аша террорчылыкка чакыруда гаепләп (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) өч ел колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карарын 26 февральдә Мәскәүдәге Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгарган. Бу хакта куәт оешмалары вәкилләре белән бәйле "Оперативные сводки" Telegram-каналы җиткерә.

Былтыр март аенда аның интернетта трансляция уздыруы һәм "Крокус Сити Холл"да үлүчеләр истәлегенә игълан ителгән матәм "аерым дәүләткә – Мәскәүгә генә кагыла" диюе хәбәр ителгән иде.

"Илдә матәм дип кем язды? Сезнең илдә ул матәм. Безнең Башкортстанда матәм юк. Мәскәү, сез аерым дәүләт" дигән ул.

Шулай ук ир Мәскәү кирәк түгел аны "шартлатсаң да була", дип белдергән.

ОВД-Инфо язуынча, былтыр 26 мартта Имин интернет лигасы җитәкчесе Екатерина Мизулинаның Telegram-каналында Әбсәләмов үткәргән трансляциядән өзекләр чыккан. Ул чакта Мизулина эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп, тикшерү үткәрүне сораячагын әйткән.

Бу хакта пост чыккач та икенче көнне Әбсәләмов "килеп туган вазгыятькә ачыклык кертү өчен" Стәрлетамакның баш полиция бүлекчәсенә үзе барган. Экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләре аннан сорау алган, сорау алулар барган чакта Әбсәләмовның гафу үтенгәне төшерелгән берничә видео яздырганнар, соңрак бу видеолар эчке эшләр министрлыгы белән Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) рәсми каналларында чыккан.

Әбсәләмовка җинаять эше ачылган, 29 мартта мәхкәмә аны Стәрлетамакның 1 нче тикшерү изоляторына утырткан. 2024 елның ноябрендә ирне Екатеринбурның 5нче тикшерү изоляторына күчергәннәр, ул әле дә анда утыра.

  • Былтыр 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.
  • Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террорчы төркеме алган иде. Әмма Русия хакимиятләре "Крокус"ка һөҗүм ясауда Украинаның катнашы бар дип килә.
  • Теракт турындагы эш нигезендә 12 кешене кулга алдылар. Аларның барысы да диярлек Таҗикстан ватандашлары. Һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең тоткарланганда һәм сорау алуларда газаплауларга дучар булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG