Башкортстан Корылтае депутаты, республиканың Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов гражданнарның дәүләт оешмаларына җибәргән мөрәҗәгатьләре санын канун белән чикләргә тәкъдим итә. Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләр арасында бу хокукыннан артык файдаланып, дәүләт оешмаларын күп санлы шикаятьләр белән тутыручылар да бар. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.
Баймөхәммәтов әлеге тәкъдимен Башкортстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина чыгышыннан соң ясаган. Антипина Корылтайның сивил җәмгыять институтларын үстерү комитеты утырышында чыгыш ясаган чакта ике ел эчендә мәгариф министрлыгына берәүдән 500ләп мөрәҗәгать килде, дип мисал китергән булган.
"Бәлки бездә кешенең бер үк мәсьәлә турында бер үк оешмага берничә тапкыр мөрәҗәгать итү хокукын чикли торган канун булыр", дигән Баймөхәммәтов.
Антипина федераль кануннарда кабатлана торган мөрәҗәгатьләрне карамаска рөхсәт итә торган норма бар, әмма ул һәрвакытта да нәтиҗәле кулланылмый, дигән.
- Былтыр сентябрьдә Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстандагы элмәтакталарда инглиз телен чикләргә тәкъдим иткән иде.
- "Башкорт теле генә түгел, урыс теле дә кысрыклап чыгарыла. Карл Маркс яки Мостай Кәрим урамыннан узганда башка бер илдәге кебек хис кала, андагы язулар гел инглизчә. Бездә башкорт кына түгел, урыс телен дә якларга кирәк, шуңа күрә бәлки башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бездә дә кулланыргадыр? Чөнки бу бик үк әйбәт түгел", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум