Accessibility links

Кайнар хәбәр

Римма Галләмова: "Укыгыз, тыйнак булыгыз, озын күлмәкләр киегез"


Римма Галләмова: "Урыс кызларына да озын күлмәкләр кидерәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:22 0:00

7 декабрьдә Мәскәүдә узган Русиякүләм "Татар кызы" фестиваленең финалында катнашучы кызларны яшь дизайнер Римма Галләмова да киендерә. Бер атна элек ул Казанда булып Азатлыкның "Кызган таба" тапшыруына әңгәмә биреп китте.

Без Римма белән быел көз айларында "Яңа гасыр" каналының "Яшьләр on-line" тапшыруында танышкан идек. Аңа 27 яшь, Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында туып үсә. Мәскәүгә укырга килеп зур максатлар куя, эшмәкәр булу дәрәҗәсенә җитә. Бүген ул дистәләгән сату урыннары булган Rimma Allyamova маркасын үстерүче мөселман киемнәре дизайнеры.

Римма Галләмова: "Исламда хатын-кыз да уңышлы эшмәкәр була ала!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:18 0:00

Әңгәмә башында ук шуны әйтеп китик, Римма Мәскәүдән Казанга үзе машина йөртеп килгән. Римма, ничек шундый япь-яшь кыз үзе генә ерак араны үтә ала?

– Дөрес, Мәскәүдән Казанга машинам белән килдем. Авыр инде, әлбәттә.

Ни өчен берәр егетне ялламыйсың? Син – матур кыз, егетләр дә артыңнан йөриләрдер.

– Йөрсәләр дә инде, мин Казанга үземнең эшләремне башкарырга килдем. Мин һәрвакыт үземнең эшемне үзем башкарам.

Мөселман киемен ясаучылар бик күп. Ни өчен шушы өлкәне сайладың? Мәскәүгә килгәч, нәрсәдер тәэсир иттеме? Әллә ул балачак хыялы идеме?

– Авыл мәктәбендә укыганда, мин үз алдыма максат куйган идем: укуны тәмамлагач, Мәскәүдәге нинди дә булса дәүләт югары уку йортына керергә дип ниятләдем. Әлеге максатымны тормышка ашырдым. Соңрак үземне дизайнерлык юлында таптым.

Ни өчен нәкъ менә дизайнер, балачагыңда рәсем ясарга, кием киеп, аны салырга ярата идеңме?

– Дөресен әйткәндә, мин, институтта укыган вакытта ук, нинди бизнес белән шөгыльләнергә була икән, дип уйлый идем.

Бу теләк кайдан килә, Сафаҗәй авылында эшмәкәрләр күп булуданмы? Әллә әти-әниеңнең тәэсиреме?

Rimma Allyamova күлмәге
Rimma Allyamova күлмәге

– Мөгаен, эшмәкәрлек безнең геннарда да бардыр. Әнием бик амбицияле кеше, әтием – эшмәкәр-фермер. Үземнең көчемне исәп-хисап өлкәсендә дә сынап карадым: бухгалтер булып эшләдем. Тик ул миңа туры килмәде – офиста миңа кысан иде. Шул оешманың финанс мөдирләре дә, миндәге амбицияләрне күреп, үз көчемне эшмәкәрлек юнәлешендә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Ләкин мин нәрсә белән шөгыльләнергә белмәдем. Дизайн үзеннән-үзе килеп чыкты, дисәң дә була. Ул вакытны Рәсәйдә тренд барлыкка килде. Ул үз чиратында дизайнерларга ихтыяҗ тудырды. Шундый дизайнерларның эшләрен карап чыккач: "Мин бит матуррак та эшли алам", дигән фикергә килдем. Миңа ул вакытта 24 яшь иде.

Димәк, син шул рәвешле Rimma Allyamova дигән мөселман киемнәре юнәлешен башлап җибәрдең? Билгеле булганча, хәзерге вакытта Русиянең берничә шәһәрендә Rimma Allyamova маркасындагы киемнәр сатып алып була.

– Бүгенге көндә франшиза системы белән эшли торган 12 кибетебез бар. Күпләп сатып алучы хезмәттәш кибетләрнең саны егермегә җитә. Аларның сату нокталары төрле төбәкләрдә ачылды. Русиядән кала чит илләрдә дә бутикларыбыз бар. Мисал өчен Румыниядә, Кыргызстанда һәм Казакъстанның иң эре 4 шәһәрендә (Астана, Алмата, Атырау) франшиза нигезендә ачылган кибетләребез эшли. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә, Британиядә сәүдә вәкилләребез бар.

Нигә үз өстеңә шундый җаваплылык алырга булдың? Син хәлле гаиләдән. Берәр оешмага кереп акча эшләп кенә йөри ала идең. Ни өчен үзең эшмәкәр булырга теләдең?

– Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Бу – амбиция нәтиҗәсе. Офиста утыру минем эш түгел, миңа анда кысан. Хисапчы булып эшләгәндә, рухи көчемне, потенциалымны тулысынча файдалана алмау хисе туды. Эшмәкәрлектә мин, киресенчә, ачылдым.

Римма, әлеге кибетләр челтәрен арттыруда сиңа нинди көчләр ярдәм итә? Синең бай дусларың бармы?

Нигәдер миңа күпләр ышанмый: иганәчеләрем бар, яки әти-әнием ярдәм итәдер, дип уйлыйлар. Юк, миңа беркем дә ярдәм итми. Бер ярым ел элек мин Төркиягә киттем. Ул вакыттагы курс белән 2000 доллар акча бар иде. Бу вакыйга үз эшемә беренче инвестиция булды. Аллаһ Тәгалә ярдәм итте дип уйлыйм. Аллаһыбыз безнең ниятләрнең сафмы, әллә бозыкмы икәнен белеп тора. Күңелемдә табыш артыннан куу теләге юк. Мин кызларны әйбәт гүзәл киемнәргә киендерергә тырышам, җәмгыятьтә әхлакны арттырырга телим. Миңа калса, шушы теләкләрем өчен Аллаһ Тәгалә ярдәм дә итә.

Киемнәреңне милли дип әйтеп булмаса да, алар ислам кануннарына туры килә: гәүдәне каплый торган нәфис, матур күлмәкләр. Мондый татар-мөселман тәрбиясен син кайдан алдың?

– Бу сорауга җавап биргәнче, дизайнга тартылуымның тарихын әйтеп үтәсем килә. Балачагымда мин бик күп рәсемнәр ясый идем. Анда кызларны төрле киемнәргә киендереп сурәт төшердем. Ул кәгазь коллекцияләрен әле дә әнием саклый. Анда меңләп күлмәк сурәте бар.

Мин авылда үстем. Безнең авылыбызда биш мәчет эшләп килә. Кечкенә чагымнан ук мин мәчеткә, гарәп телен өйрәнү курсларына йөри идем. Ә әхлакка килгәндә, минемчә, ул ана сөте белән бирелгән.

Мөселман киемнәрен эшләү ул – зур җаваплылык. "Нишләп яулыктан йөрмисең?" дип, сиңа тәнкыйть сүзләре дә яңгырыйдыр. Кемдер динне тар, кемдер киң мәгънәдә карый. Аңлавымча, син киңрәк карыйсың, үзеңнең эшеңне дә шул юнәлештә алып барасың.

Rimma Allyamova киеме
Rimma Allyamova киеме

– Эшемне башлаган вакытта, мөселман кызлары өчен генә киемнәр эшләрмен дип уйлаган идем. Дөрес, беренче коллекциядәге күлмәкләрем киңрәк, ирекле булса, чираттагыларын бераз үзгәрттек. Сәбәбе шунда: кибетләргә мөселман булмаган урыс кызлары килә башлады. Аларга күлмәкләр ошаса да, билне бераз ассызыклавы кирәк иде. Шундый фикергә килдем: ни өчен әле мин урыс кызларын да шундый нәфис күлмәкләргә киендермәскә тиеш? Гадәттә, алар кыска итәкләр киеп йөри.

Озын күлмәкләргә ихтыяҗ барлыгын сиздеңме син? Дизайнерлар, кием кибетләре хәзер бик күп. Кием өлкәсендә яңалык уйлап табу гади кеше өчен бик гаҗәп тоела. Озын итәкле күлмәк кирәк булса, бар да ал берәр кибеткә, дип уйлыйсың.

– Алар бит, ни сәбәпледер, матур түгел. Мәсәлән, мин кибетләрдә үземә күлмәк таба алмыйм, үземнекеләрне генә киеп йөрим. Яңача карау, яңа дизайн ихтыяҗ тудыра. Әгәр дә дизайнерның модага яңа карашы бар икән, ул кешеләргә кызыклы булып тоела. Аларның шул киемне кияселәре һәм матур буласылары килә.

Rimma Allyamova киемнәре нәрсә белән аерыла?

– Безнең күлмәкләрнең үзенчәлеге – комбинация. Беренчедән, алар әдәп-әхлакка туры килә, икенчедән, алар матур. Бу ике төшенчәне берләштерү бик авыр. Мөселманнар кара төстәге киң абаялар кияргә күнеккән, ләкин мөселманнарның төсе кара түгел. Коръән Кәримдәге бер сүрәдә дә ул язылмаган. Кара төстәге кием ул – гарәп милли традициясе. Аның татарларга, Рәсәйдә яшәүче мөселманнарга бернинди дә катнашы юк.

Безнең киемнәргә килгәндә, алар озын итәкле, озын җиңле, декольте юк. Кызлар нәфис булырга тиеш.

Һәр кешенең үз башы үзендә дип, чәчләрне ачык калдырырга булдыңмы?

– Дөресен әйткәндә, үзем әле дә яулык кимәгәч, ул гадел түгел. Яулыктагы модельләр белән генә фотосурәтләрне интернетка урнаштырсам, аның сүзе дә күп булыр дип уйлыйм. "Үзе яулык кими, ә модельләре барысы да яулык белән, күлмәкләрен дә яулык белән генә сата башлады", диярләр иде. Шул сәбәпле, андый сүзләргә юл куймас өчен, кайсы бер фотоларда күлмәкләр яулыксыз булса, кайберләрендә мөселман кызлары өчен киемнәрне яулык белән ничек кияргә мөмкин булуын да күрсәтәбез. Соңрак, вакыт узу белән, бәлки мин яулык та киярмен, аннары инде яулык белән төшә башларбыз.

Әлеге кием маркасына үз исемемне бирү – бик җаваплы эш. Беренчедән, безнең күлмәкләр сыйфатлы, икенчедән, тыйнак ябык булырга тиешләр.

Күлмәкләрне ясар өчен, илһамны кайдан аласың?

– Мин, кием ясаганда, бер фикер белән генә эш итәм: әгәр дә ул күлмәкне үзем рәхәтләнеп, яратып кия алам икән, ул башкаларга да ошаячак. Үзем кимәсәм, мин аны эшләп чыгарудан төшереп калдырам.

Rimma Allyamova бренды нинди реклам ысуллары аша халыкка тарала?

– Социаль челтәрләр аша кызлар безне таба, күлмәкләребезне карый ала, сатып алу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук безнең рәсми сайтыбыз эшләп килә.

Шулай сарафан радиосы яхшы эшли. Кызлар күлмәк сатып алалар, аннары дуслары белән килә, дуслары тагын башкаларны да тарта. Шул рәвешле клиентлар саны арта бара.

Үз эшеңне башлаганда, нинди авырлыклар белән очраштың?

Rimma Allyamova күлмәкләре
Rimma Allyamova күлмәкләре

– Оештыру эшләре вакытында бернинди кыенлыклар да сизмәдем. Мин шулай уйладым, уйлыйм һәм уйлармын да: Русиядә бизнес алып бару авыр түгел. Киресенчә, безнең илдә зур мөмкинлекләр тудырылган. Дәүләт тарафыннан салым басымы көчле түгел.

Дөресен әйткәндә, мин үзгә авырлык белән очраштым. Психологик дип әйтсәк тә була. Ләкин үземнең эшемне ачарга курку түгел иде ул. Мин эшемне ачып җибәргәч, күпләр миңа нәфрәт итә башлады. Шул момент иң авыры иде, чөнки без ел ярым гына эшләсәк тә, әлеге базарга кинәт килеп керүебез күпләргә ошамады. Миңа шалтыратып янау очраклары да бар иде.

Ислам динендә хатын-кызга башка төрле караш дип әйтәләр. Ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тиеш түгел дип санаучылар да бар. Моңа синең мөнәсәбәтең ничек?

– Мин бу фикер белән килешмим, чөнки ул – караңгылык. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең хатыны Хәдичә эшмәкәр булган, сату-алу эшләре белән шөгыльләнгән. Ул Исламда кире кагылмый.

Бизнес белән шөгыльләнүче кыз тыйнак була ала, аңа берәү дә басым ясый алмый. Шулай да бер үзенчәлекне онытмаска кирәк: кияүгә чыктыңмы, син мөселман кызы буларак иреңне тыңларга тиешсең. Ирең каршы булса, аңа баш күтәреп: "Юк, мин бизнес белән шөгыльләнәм, сине тыңламыйм", дияргә ярамый. Бу очракта конфликт булырга тиеш түгел. Беренче урында гаиләң, ирең. Ирең рөхсәт итсә генә эшмәкәр булырга мөмкин. Үземә килгәндә, мин шундый сайлау алдында калсам, килешергә тырышыр идем. Әгәр дә килеп чыкмаса, бизнеста үземне алмаштырырдай җитәкче куярга да була.

Яшь татар кызларына нинди теләкләрең бар? Син, Мәскәүгә китеп, укыганда, эшләгәндә, нинди максатлар куйган идең һәм башка татар кызлары да, ул юлдан барсалар, нишләргә тиешләр?

– Кызлар, һәрвакыт үзалдыгызга максат куегыз. Максат куйгач, дөньяда яшәве кызыклырак. Мәктәптә укыгандагы максатым укуны алтын медальгә тәмамлау иде, мин аңа ирештем. Мәскәү дәүләт университетына түләмичә укырга керергә теләдем, ул да чынга ашты. Аннары яңа максат куйдым: уку йортын кызыл дипломга бетерү. Бу максатым да тормышка ашты. Университетта укыганда, сез беренче урынга укуны куегыз. Укымаган кеше берәүгә дә кирәкми. Әле дөнья авыр. Зур кеше булырга, күбрәк акча эшләргә тырышыгыз. Яхшы иргә лаек булып чыгар өчен, сез үзегез дә шул дәрәҗәдә булырга тиешсез. Укыгыз, тыйнак булыгыз, озын күлмәкләр киегез.

XS
SM
MD
LG