18 январьдә Казанда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә хәйриягә юнәлтелгән үзенчәлекле чара узды. Биредә тораксыз калган йорт хайваннарын үз канаты астына алучы “Зоозабота” оешмасы песиләр ярминкәсе үткәрде. Чараның максаты - хуҗасыз калган хайваннарга игътибар җәлеп итү.