Мәскәү өлкәсе мәхкәмәсе Юлай Дәүләтбаевны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Аңа мондый “җиңел” карар чыгаруны Дәүләтбаевның халыкара террорчылык лидерларының Русия турындагы планнары һәм инде илгә җибәргән диверсион төркем турында “кыйммәтле” мәгълүматлар җиткерүе белән аңлатыла. Шул сәбәпле аның эше махсус нигездә ябык килеш алып барылган.
Тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән булган Юлай Дәүләтбаев моннан ел ярым элек Мәскәү тирәсендә тоткарланган иде. Имеш ул Мәскәүдә террор гамәлләрен оештырырга теләгән. Аерым алганда, терактны ваһһаби лидер - Дәүләтбаев җитәкчелегендәге бер төркем әзерләгәне әйтелде.
Әлеге төркемгә кергән өч мөселман Орехово-Зуево шәһәрендә яшәгән фатирларында кулга алынган иде. Ул вакыттагы каршылыклар барышында ике мөселманның һәм шулай ук Дәүләтбаевның үтерелүе, ә Роберт Әмирхановның яралануы әйтелгән иде. Шуңа күрә соңрак Дәүләтбаевның Мытищи районында кулга алынуы турындагы хәбәр кайберләр өчен гаҗәп булды.
Әлеге мөселманнар “Төркестан ислам партиясе”нә караган һәм өч ел чит илдә булганнан соң, фирканең башлыгы йөкләмәсе белән Русиягә террор гамәлләре оештырырга кайткан.
Мәскәүдә Дәүләтбаев теракт оештыру өчен урыннарны яхшырак өйрәнү максатыннан таксига эшкә урнашкан диелә. Алар террор гамәлләрен 9 майга планлаштырган булган, әмма аның алдыннан гына фатирларында кечкенә шартлау була, шуңа артык шик уятмас өчен террор гамәлләрен уздыруны кичектерергә булалар.
Шул шартлаудан соң, хокук саклаучылар алар артыннан күзәтү булдырган һәм бу бер ай дәвам иткән.
Орехово-Зуеводагы күршеләре бу кешеләрне бик тыныч буларак искә алды. Хәтта аларның террор гамәлләре әзерләп ятуына аптыраш белдерде.
Дәүләтбаев Уфада базарда балык саткан
Дәүләтбаев Уфада яшәгәндә йөргән “Рамазан” мәчете имамы Рәҗәп хәзрәт Мөхәммәдиев та аны кешенекенә тими торган, барысын да үз көче белән булдыра торган кеше буларак искә алган иде.
“Гади мөселман. Базарда балык сату белән шөгыльләнә иде. Балыкны үзенең “Нива” машинасында ташыды. Балык сату өчен берничә урыны булганын беләм. Өч ел тирәсе шул эш белән шөгыльләнде. Эшләп ашый торган, кешенекенә тими торган гади башкорт егете иде”, диде ул.
Дәүләтбаев мәчеткә сабакка һәм намазларга йөргән.
“Без алай якыннан аралашып йөрмәдек, әмма бер-беребезне белә идек. Бик тыныч кеше иде. Сәясәт белән шөгыльләнмәде. Мәскәүгә ни сәбәпле күченүен белмим”, диде Рәҗәп хәзрәт.
“Коммерсант” газетасы исә Дәүләтбаевның музыкантлар гаиләсендә тәрбияләнүен һәм 35 яшькә кадәр диннән ерак булуын яза. Ул бурычларын кайтара алмау сәбәпле, 35 яшьтә Башкортстаннан Төркиягә кача һәм анда радикал ислам тарафдарлары белән танышып китә.
Адвокат карар артык кырыс дип саный
Федераль басмалар шулай ук аның Гыйракта сугышта булуын, анда “Кавказ әмирлеге” террор оешмасы вәкилләре белән танышуын, аннары бер төркем ваһһабилар белән Пакстанга баруы һәм шуннан инде Мәскәүдә террор оештыру өчен кайтуын яза.
“Коммерсант” Дәүләтбаев биргән мәгълүмат ярдәмендә Орехово-Зуевода тоткарлау чаралары оештырылуын яза, әмма белүебезчә, Дәүләтбаев әлге чаралар булып узгач кына тоткарланган иде. Шулай ук Дәүләтбаев тикшерүчеләргә “Ислам дәүләте” лидерларының Русиягә карата нинди планнар коруы турында да сөйләгән икән.
Юлай Дәүләтбаев адвокаты Анна Бюрчиева Мәскәү өлкәсе мәхкәмәсе чыгарган карарны шикаять итәргә җыена. Аның сүзләренчә, Дәүләтбаев Русиядә бернинди дә теракт эшләмәгән һәм шуңа аңа бирелгән җәза артык кырыс. Моннан тыш ул Дәүләтбаев ярдәмендә дистәләрчә җинаятьләрне булдырылмый калганын әйтә.