Риядта 1935 елда туган Сәлман ибн Габделгазиз элекке патша ибн Согудның 25нче улы (1953 елда вафат булган ул патшаның 22 хатыны, 40тан артык улы, аларның 36сы олы яшькә кадәр яшәп үз гаиләләрен корган). Вафат булган Габдулла патша белән Сәлманның әтиләре бер, әниләре төрле.
Яңа патша шаһзадәләр мәктәбендә дин һәм башка фәннәрне укыган. 19 яшендә Рияд мэры итеп билгеләнгән. 1963 елдан 2011 елга кадәр Рияд вилаяте башлыгы булган. 2011 елдан саклану министры, бер елдан варис шаһзадә һәм премьер-министр итеп билгеләнгән.
Габдула бин Габделгазиз вафатынан соң Ант шурасы Сәлманны Согуд Гарәбстаны патшасы итеп билгеләде.
2010 елның җәендә Габдулла патша сәяси эшчәнлеген кисәк туктаткач аның сәламәтлеге начар дигән хәбәрләр чыкты. Шул ук елның декабрендә АКШта аның умыртка сөягенә операция ясаганнар. Әмма аңарчы ук Согуд Гарәбстанында хакимиятне тапшыруга әзерлек булсын өчен 2006 елда Ант шурасы төзелгән булган. Анда Габдулланың исән уллары һәм вафат булганнарының олы уллары кергән.
Патша яки аның варисы авырса яки башка сәбәпләр белән вазифаларын башкара алмау хәленә килсә, әлеге шураның тәхеткә башка кешене билгеләү вәкәләте бар. Намзәт согудләр нәселеннән ир туган булырга тиеш. Аның голәмәләр, сәүдә даирәләре һәм халык арасында абруе зур булырга тиеш.
Рияд мэры булган чакта Сәлман үз илендә һәм чит илләрдә күпсанлы һуманитар һәм хәйрия, шулай ук мәдәнияткә ярдәм күрсәтүче оешмаларның рәисе итеп билгеләнә. Яңа патша БМО, Франция, Филиппин, Марокко, Фәлестин, Баһрәйн, Йәмән, Сенегал, Босния һәм Һерцоговина бүләкләренә, шулай ук Согуд Гарәбстаны һәм берничә халыкара университетның мактаулы докторы исемнәренә ия.
Сәлманның умыртка сөягенә дә 2010 елда АКШта операция ясалган, йөрәк өянәге булган, сул кулы хәрәкәтсез дигән хәбәрләр бар. Яңа патша өч тапкыр өйләнгән булган. Аның улы Солтан бин Салман 1985 елда галәмгә очкан беренче мөселман кешесе.
Дөньядагы иң ябык һәм иң консерватив илләрнең берсе булган Согуд Гарәбстанында хакимият тулысынча патша кулында, ул шулай ук илнең рухи җитәкчесе булып тора. Хакимият бары тик шәригать кануннары белән чикләнгән. Тәхеткә Габделгазиз Ибн Согуд патшаның уллары һәм оныклары гына билгеләнә ала, әмма чираты төгәл билгеләнмәгән. Чираттагы варисны Ант шурасы тәгаенли.
Согуд Гарәбстанының конституциясе Корьән, кануннары ислам хокукы нигезендә язылган. Ислам кануннарының үтәлешен контроль итүче әхлак полициясе бар, хатын-кызларның хокуклары чикләнгән. Әлеге кануннар илдә яшәгән яки килгән чит ил ватандашларына да кагыла. Урам җыеннары һәм патша гаиләсе сәясәтенә ризасызлык белдерү тыелган. Полициянең җыелган халыкны куып тарату вәкаләте бар.