Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым язы": кемгә – бәйрәм, кемгә – үлем


Кырымда улын югалткан Абдурешит Джеппаров
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:05 0:00

Кырымда улын югалткан Абдурешит Джеппаров

Кырымда зур тантана белән "Кырым язы" бәйрәм ителгәндә үткән елда югалган һәм бүгенгәчә табылмаган кырымтатар яшьләренең язмышы хакында кырымтатарлардан тыш беркем искә алмый. Аеруча, ул вакытта чиксез шатланган хакимиятләр бу хакта ләм-мим.

Кырым республикасының кеше хокуклары буенча контакт төркеме югалган кырымтатарлар мәсьәләсендә дүрт тапкыр очрашса да (соңгы очрашу быелның 4 февралендә узган), бер уңай нәтиҗә дә юк. Беркем табылмаган, бернинди яңа мәгълүмат та юк. Бу хакта контакт төркемгә кергән 27 сентябрьдә Карасубазарда урланган Ислям Джеппаровның (18 яшь) атасы Абдурешит Джеппаров сөйләде.

“Кайбер башка мәсьәләләрне чишәргә контакт группа ярдәм итә алды. 3 май эше буенча Мостафа Җәмилевне чик янына чыгып каршылаганнар арасыннан, соңыннан кулга алынган биш кырымтатарын Аксенов белән сөйләшеп вакытлы изолятордан чыгаруга ирештек. Карасубазарда бер укытучыны, имамны мәхкәмәнең хаксыз карары буенча штрафлау мәсьәләсен аппеляция аша чишә алдык, ләкин безнең контакт группа төзелүнең төп сәбәбе булган югалган кырымтатар яшьләрен табу мәсьәләсендә бөтен нәрсә искечә кала. Эзлибез, бу безнең намус эшебез диләр, ышандыралар, ләкин бу эшләрнең нәтиҗәсе юк. Югалган кешеләрне бәйләгән уртак бернәрсә бар дип әйтергә дә авыр.

Мәсәлән, Решат Аметовның үтерелүе мәгънәсез садизмдан башка нәрсә түгел. Югалган Шәймәрданов Тимур, Сейран Зейнединов бер-берсен беләләр иде, “Украин йорты” белән бәйле иделәр, минем улым, аның икетуган абыйсы Джевдет Ислямов аларны белмиләр иде, күзгә күренгән җәмәгать активистлары да түгел иде, әйе, алар намаз кылалар иде. Соңгысы, 3 октябрьдә югалган Эскендер Апселямов та, активист түгел иде, намаз кыла идеме-юкмы, белмибез, спортив күренештә бер егет, Акмәчеттә эшли иде. Аның өчен аларны бер-берсенә бәйләгән уртак бер нәрсә булмаган кебек, ләкин болар барысы соңгы бер елда булды, ягъни Кырым Русия кулына узгач.

Соңгы алты айда минем белән төрле илләрнең йөзләрчә журналистлары, хокук саклаучылары очрашты һәм очраша. Мин ачык булырга тырышам һәм кем белән сөйләшергә яки сөйләшмәскә беләм. Мин өмет итәм - улым исән, табылыр, бу - атаның хакы.

Тараканнар утны яратмый, димәк, ут күбрәк булырга тиеш

Очрашуларның да бәлки файдасы булгандыр, чөнки Русия президенты янындагы кеше хокуклары буенча шураның 14 октябрьдә узган утырышында Кырымдагы хәлләр турында президентка мәгълүмат бирелде, әлбәттә, бу журналистларның, хокук саклаучыларның эше. Мин алар белән очрашмаган булса идем, алар килмәгән булсалар иде президентка бу хакта сөйләргә дә, бернәрсә булмас иде. Һәммәбез беләбез, президент мин бу хакта бер нәрсә белмим, ә соңында ул мондый хәлләр булмаска тиеш дигән иде. Моннан соң югалулар, чыннан да, туктады. Бу үзе бер файда. Аннары без беләбез мәсьәлә турында хәбәр итеп, аны яктыртып торсалар - бу яхшы. Тараканнар утны яратмый, димәк, ут күбрәк булырга тиеш. Нинди режим булмасын ул яктыртуны яратмый, аның өчен яктырту күбрәк булырга тиеш”, диде Абдурешит Джеппаров.

27 сентябрьдә Карасубазарда (Белогорски) Джевдет Ислямовны (23 яшь) һәм аның икетуган энесе Ислям Джеппаровны (18 яшь) көндез униформада булган кешеләр урлаганнан соң Кырым республикасында кеше хокуклары буенча контакт төркеме барлыкка китерелүе хакында игълан ителде. Контакт группага алты кеше керә. Барысы да юридик белеме булган кырымтатарлар: Маммет Мамбетов, Эмиль Куртбединов, Эдем Смедляев, Сейран Зинединовның әнисе, Абдурешит Джеппаров.

2014 елның 18 мартында Кырымның Русиягә кушылуы имзаланган көндә Акмәчетнең Абдал зиратында 38 яшьлек кырымтатары Решат Аметовны җирләделәр. Решат Аметов 3 мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында торганда аны билгесез өч кеше алып китә. Кайбер мәгълүматларга күрә, бу Кырымда ул вакытта пәйда булган ике “самообороначы” һәм өченчесе сивил киемдә кеше булган. Моны тасвирлаган видео да бар. Решатның кыйнап үтерелгән мәете берничә көннән табыла, ләкин бер ел дәвамында гаеплеләр табылмады. Сәбәпсез үтерелгән, югалган кырымтатарлар өчен бу көннәрдә Кырымда байрәм ителгән “Кырым язы” фаҗигадән башка бернәрсә китермәде.

XS
SM
MD
LG