"26 февраль" эшенә бәйле рәвештә 7 майда тагын бер кырымтатар, 1989 елда туган Мустафа Дегерменджи кулга алынды. Акмәчет – Кәфә (Феодосия) юлында урнашкан Сувук (Грушевка) авылында яшәүче Мустафа 7 майда әни-әтисе белән эшкә барганда юлда иртән тоткарланды. Туктаган машинадан автоматлар белән чыккан, хәрби киемдәге 6-8 кеше Мустафаны орып кулларын богаулап алып киткәннәр. Әнисенең “Нәрсә өчен?” дигән соравын "ул – җинаятьче, 26 февральдә узган митингта катнашкан, аны Акмәчеткә алып китәбез" дип җавапланганнар.
Бу эш буенча хәзерге көндә 7 кеше шикләнелә, 5 кеше вакытлы изоляторда тотыла. Алар арасында ATR телеканалы операторы Эскендер Небиев та бар. 2015 елның гыйнвар аенда Русия тикшерү комитеты киңкүләм чуалышлар турында җинаять эше ачты. Чуалышларны оештыруда шикләнелгәннәрнең берсе Мәҗләс рәисенең урынбасары Ахтем Чийгоз 6 майда карцерга күчерелгән иде. Моңа каршы ул ачлык игълан иткәне хәбәр ителде.
2014 елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы алдында Мәҗлес әгъзалары катнашында кырымтатарлар Украинаның бөтенлеген яклап митинг үткәргән булсалар, “Русское единство”, киресәнчә, Кырымның Русиягә кушылуы тарафдарлары буларак чара оештырды. Ләкин, ни өчендер, бу эшкә бәйле рәвештә бары тик кырымтатарлар гына кулга алына. Кырымда даими булганы кебек, бу эшнең милли ”үзенчәләкләре” бар шикелле...