Акмәчет мәхкәмәсе ATR операторы Эскендер Нәбиевне ике айга сак астында калдыру карарын чыгарды дип хәбәр итә журналист Эльвина Сеитбуллаева. Нәбиевне тикшерү барышында сак астына алу аның качу ихтималы яки тикшерүчеләргә йогынты ясау мөмкинлеге белән аңлатылган.
20 апрель кичендә Нәбиев өендә тентү булды, соңыннан ул изоляторга алып кителде. Канал җитәкчесе урынбасары Лилия Буджурова хәбәр итүенчә, Эскендер Нәбиевкә 2014 елның 26 февралендә Кырым радасы каршында урам җыенында катнашуда гаепләү белдерелә. Ул көнне ATR каналы аннан туры эфирда тапшырулар алып барды. Җыенда 30 меңләп кеше катнашты.
Адвокат Җәмил Темишев өч көн эчендә аппеляциягә биреләчәген белдерде. Нәбиевка җинаять кодексының 212 маддәсе икенче өлеше (күп кеше катнашындагы тәртипсезлекләрдә катнашу) нигезендә гаепләү белдерелгән.
Бүген Кырым хәбәр агентлыгы QHA башлыгы Гаяна Юксель 22 апрель Акмәчетнең Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырылды. Яңалыклар агентлыгына 2014 елның ноябрь аенда Русиядә тыелган террор оешмалары турында хәбәрләр бастыруда гаепләү белдерелә.