Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салаватта тоткыннар фетнә оештырды


Салават шәһәрендәге кырыс шартлы колониядә бер йөзләп тоткын фетнә оештырды. Алар бер бинаның түбәсенә менеп, менү юлларын япкан.

10 май иртәсендә Салаваттагы ИК-2 дип аталган кырыс шартлы колониядә йөзгә якын тоткын изолятор җитәкчелегенең таләпләрен үтәүдән баш тартты. Шуларның уникесе тоткыннар яшәгән бер бинаның түбәсенә менеп, менү юлларын каплаган. Алар тәртипләрне йомшартуны таләп итә. Бу хакта җәзалауны тормышка ашыру федераль хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр итте. Аңа караганда, фетнәгә кушылмавы өчен низагны оештыручылар унбер тоткынны кыйнаган, шуларның алтысы табиблар ярдәменә мохтаҗ. Фетнәне оештыручы – 30 яшьлек Ставрополь крае кешесе. Ул урлашу, юл басу, бандитлык, корал урлау, наркотоиклар алу һәм саклау өчен 18 елга хөкем ителгән булган. Аның исеме аталмый.

Фетнәчеләргә каршы көч кулланылмаган, алар белән сөйләшү өчен республика прокуроры Андрей Назаров колониягә китте. Шул ук вакытта Мәскәүдән үзәк аппараттан тикшерү төркеме килгән. Әлеге хәлләр уңаеннан җинаять кодексыеның гаммави тәртип бозуларга чакыру матдәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, тоткыннар бина түбәсеннән төшкән, каршылыкларны чишү юллары тикшерелә. Бу колониядә аеруча каты җәзага хөкем ителгән 1200 тоткын утыра.

XS
SM
MD
LG