Бүген, 24 декабрьдә Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Уфага килгән. Бу хакта җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Бу сәфәр турында алдан игълан ителмәгән иде. Медведев берничә социаль объектта булачак, шулай ук Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан башкортстаннарга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чаралары белән танышачак диелә.
"Аспекты" чыганаклары фаразлавынча, Медведевнең Уфага сәфәре төбәккә куркыныч янавы белән бәйле. Аерым алганда Башкортстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме булу ихтималы турында фикер алышачаклар, дип яза басма.
Пруфы басмасы да киңәшмәдә Башкортстанны пилотсыз очкычлар очып килүдән яклау турында сөйләшергә мөмкиннәр, дип җиткерә.
Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк, дип яза "Бизнес Online". Бу мәгълүматны басмага президент матбугат хезмәтендә раслаганнар.
Шул ук вакытта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев киңәшмә вакытында Уфадагы коткаручылар һәм түрәләр төркемен Казанга җибәрәчәкләрен әйтте. Алар пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң булган нәтиҗәләрне юк итү тәҗрибәсен үзләштерергә килә..
- 21 декабрьдә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Казанга 8 дронның һөҗүм итүе, аларның өчесе җитештерү оешмаларына юл тоткан булуы әйтелде. Бу Татарстанга алтынчы һөҗүм булды.
- Җирле хакимиятләр мәгълүматынча, һөҗүмнәрнең берсе "сәнәгать оешмасына" туры килгән. SOTA фаразынча, бу дары заводы булырга мөмкин. Бер дрон елга өстендә шартлады, калган алтысы торак йортларга һөҗүм итте.
- Башкортстанга дәа дроннар очып килгән иде. 9 майда "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум